Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанга салкыннан соң яшенле яңгырлар һәм эссе һава торышы киләчәк

Пәнҗешәмбе көнне атмосфера фронты йогынтысында урыннарда кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар фаразлана

Бу атнада Татарстанга күптән көтелгән эссе һава торышы киләчәк, әмма ул тотрыксыз булачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

28 майда республикада һава шартларына төньяк-көнбатыш антициклоны тәэсир итәчәк. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә +21, +26 градуска кадәр җылыта.

29 майда, чәршәмбегә каршы төндә, явым-төшем булу ихтималы бик аз. Әмма көндезге сәгатьләрдә атмосфера фронты якын булганлыктан, республика буенча кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явып узачак. Яшен вакытында җил секундына 15-18 метрга кадәр булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +8дән +13 градуска кадәр тәшкил итә, көндез исә һава 24-29 градуска кадәр җылыначак.

30 майда, пәнҗешәмбе көнне, атмосфера фронты йогынтысында урыннарда кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар фаразлана. Төн алдагысына караганда җылырак булачак - +9дан +14 градуска кадәр, ә көн салкынча - +21дән +26 градуска кадәр күзтелә.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга, 31 майда, шулай ук шимбә һәм якшәмбе, 1 һәм 2 июньдә Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Көндез термометр баганалары 22-27 градуска кадәр күтәрелер, дип көтелә.

Шул ук вакытта язның соңгы көнендә һава торышы тотрыксыз калса, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә, ял көннәрендә явым-төшем булу ихтималы аз.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев