Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанга җәйге аномаль эсселек килә

Бу аномаль җылылык дигән сүз

Шимбә көнне Казанда шактый күп яңгыр явачак, ә киләсе атнада һава температурасы 19 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

«Ялларда атлантик циклон һава торышына йогынты ясаячак. Шимбә көнне көндез яңгыр көтелә. Фаразлаулар буенча, бер тәүлектә 14,6 миллиметр яңгыр явачак, бу айлык норманың өчтән бер өлешен тәшкил итә. Аннары көндез 18-19 градуска кадәр җылытачак. Бу аномаль җылылык килә дигән сүз», — диде «Татар-информ»га КФУ профессоры Юрий Переведенцев.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, 10 апрельдә, көндез Казанда болытлы һава торышы көтелә, һава температурасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. 11 апрельдә, көндез 12 градуска кадәр җылытачак. 13 апрельдә, көндез 19 градуска кадәр, ә алдагы ике көндә 18 градуска кадәр җылы көтелә.

Апрельдә Казанда айлык явым-төшем нормасы 30 миллиметр тәшкил итә. Язның икенче аенда уртача айлык һава температура +4…+5 градус, майда +14 градус булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев