Татарстанга җылы кайтамы?
ТР Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, җомга һәм шимбә безнең төбәк элеккечә түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында була
Якын көннәрдә Татарстан циклонның тыл өлешендә урнашачак, шул сәбәпле төбәктә салкын һава торышы саклана, көнчыгыш районнарда вакыт-вакыт яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәрендә әйтелә.
Бүген һава температурасы +7 градустан +12 градуска кадәр була. Циклон чигенүе һәм атмосфера басымы артуы белән, көндез явым-төшем көтелми. Һава температурасы +17..+22 була.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе урыны белән, бигрәк тә республиканың көнчыгышында, яңгыр көтелә. Температура фоны үзгәрмәячәк – төнге сәгатьләрдә термометр баганасы +8..+13, көндез +17..+22 градус күрсәтәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге алдан фаразлавынча, җомга һәм шимбә безнең төбәк элеккечә түбән атмосфера басымы кыры йогынтысында була. Төрле дәрәҗәдәге көчле яңгырлар явып узачак, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез термометр баганасы +19 градустан югары күтәрелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев