Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Көчек авылы фермерларында урып-җыюның кызган чоры

Шәеховлар 17 ел инде бөртеклеләр үстерү белән шөгыльләнәләр

Көчек авылында яшәүче бертуган Фәнил, Илдар ШӘЕХОВлар 17 ел инде бөртеклеләр үстерү белән шөгыльләнәләр. 200дән артык гектар мәйданның 15ендә – күпьеллык үлән, 12сендә – солы, 90нында – бодай, калганында арпа үскән.

– Менә шушы басулар үзебезнең, берничә авылдашыбызның – барлыгы тугыз пай җире, калганнары “Нәүрүз“ ширкәтеннән арендага алган мәйданнар, – ди Фәнил абый җәйрәп яткан иген кырларына күрсәтеп.

Һәр елдагыча, быел да язгы чәчүне зур әзерлек белән алып барганнар Шәеховлар. Барлык агротехник чараларны вакытында һәм төгәл итеп башкарганнар. Җир куенына элиталы орлыклар гына иңдерелгән булуы да югары уңышка өметләндергән.

– Шулкадәр күп көч һәм тырышлык куйсак та, өметләр акланмады быел. “Табигатьтә начар һава торышы булмый“, дисәләр дә, җир кешесен сыный торган ел булды бу, – ди Фәнил абый.

Без барган көнне арпа басуында эш кайный иде. Бер гектардан уртача 15 центнер уңыш алалар. Чагыштыру өчен: узган ел шушы ук басулар 25әр центнер уңыш биргәннәр.

– Бер караганда, быелгы корылыкта шул күрсәткечкә дә сөенерлек. Чәчү төгәлләнеп, шытымнар чыга башлаганда яңгыр булмау хафага салган иде. Май ахырында шифалы яңгырлар яву гына уҗымнарны коткарып калды. Бездә генә түгел, корылык нәтиҗәсендә иген уңышы бик түбән булган районнар күп быел, – ди Фәнил абый.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев