Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда куркыныч авыруның яңа очраклары ачыкланды

Ветеринарлар кисәтә

2021 елның 1 сентябреннән терлекләрнең лейкоз авыруына каршы көрәштә яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.

ИТЕН ДӘ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМЫЙ
Яңа документтагы төп яңалык – лейкоз авыруы этапларының тәфсилләп тасвирлануы. Терлекнең хәле берничә этапка бүлеп карала: сәламәт, авыру йоктырган, авыру йоктырып, чир билгеләре барлыкка килгән (лимфа төеннәренең зураюы, шеш барлыкка килү һ.б.лар). Яңа кагыйдәләр нигезендә чирле терлекнең сөтен дә, итен дә файдаланырга ярамый. Элеккеге кагыйдәләр буенча авыру терлекнең итен комбинатка тапшырырга рөхсәт ителә иде. Димәк, яңа кагыйдәләр нигезендә авыру билгеләре барлыкка килгәнне көтеп торырга туры килмәячәк. Шуңа күрә хайваннарның канын лейкозга даими тикшертеп тору мөһим. Фермада мөгезле эре терлектә лейкоз ачыкланган очракта шунда ук карантин игълан ителә. Сәламәт сыердан савылган сөтне кайнатмыйча да файдаланырга була. Ә сәламәт һәм авыру йоктырган малның сөтен кушарга ярамый. Бергә саву да тыела. Чирле сыерларны сауганнан соң аппаратлар дезинфекцияләнергә тиеш.
Лейкоз йоктырган сыерларның сөтен кулланырга ярыймы соң? Яңа кагыйдәләр дә моны тыймый. Әмма аның термик рәвештә эшкәртелүе мәҗбүри. Авыру йоктырган сыердан савылган сөтне йә 10 минут дәвамында 85 градус дәрәҗәсендә тотарга, йә кимендә 5 минут кайнатырга кирәк. Шуннан соң гына аны сөт эшкәртү предприятиеләренә озатырга була.

ЯҢА ОЧРАКЛАР АЧЫКЛАНДЫ
Көзге ветеринар-профилактик чаралар барышында лаборатор тикшерү уздырганда Красный бордагы бер хуҗалыкта авыру сыер ачыкланды. 8 торак пунктта 23 йогышлы авыру йоктырган мөгезле эре терлек билгеле булды (Красный борда – 8, Тирсәдә – 7, Бимада – 3, Салагыш, Иске Чекалда, Кадрәк, Пеләмеш, Кырындыда берәр). Башка еллар белән чагыштырганда, авыру йоктырган сыерларның гомуми саны кимегән. Соңгы биш ел эчендә Красный бор, Тирсә кебек торак пунктларда лейкоз авыруы белән көрәш киеренке булып кала. Шул уңайдан Красный борда терлек хуҗалары белән очрашу булды. Экспертиза нәтиҗәләре, яңа ветеринар кагыйдәләр белән таныштырдык, белешмәлекләр тараттык. Бима һәм Пеләмеш авылларында авыру йоктырган терлекләрнең ачыклануы бер дә куандырмый. Элек бу торак пунктларда авыру терлекләр ачыкланганы булмады.

Ольга АКУЛОВА,
район ветеринария берләшмәсе начальнигының эпизоотиягә каршы чаралар буенча урынбасары, ветеринар-табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев