Авыл хуҗалыгы белгечләре Әгерҗегә зона семинарына җыелдылар
Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде
Бүген Әгерҗе районына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеев, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре, баш инженерлары һәм башка белгечләре зона семинарына җыелдылар.
Алар “Терси–Транс“ участогында авыл хуҗалыгы техникасының кышкы сакланышка куелуын карадылар. Биредә техникаларга һәм тагылма агрегатларга ремонт уздырылучы цехларда булдылар.
Соңыннан кунаклар район Мәдәният сараена киңәшмәгә җыелдылар. Аларны биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев сәламләп Әгерҗе районының өстенлекләре белән таныштырды. Аның авыл хуҗалыгы һәм тимер юлчылар районы булуын әйтте.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин чәчүлек мәйданнары, техника белән тәэмин ителеш турында сөйләде. Язгы кыр эшләренә әзерлекнең ничек барганлыгын бәян итте.
Соңыннан һәр район вәкиле үзләрендә техниканың язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзерлеге турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев