Авыл хезмәтчәннәре алдында 4200 гектарда арыш чәчү бурычы тора
Әлеге мәйданның 4 мең гектары – “Нәүрүз” ширкәтендә, 200 гектары “Наҗар” хуҗалыгында
Басу-кырларда уңыш җыю, терлек азыгы хәзерләү белән бергә, көзге культураларны чәчү эше дә алып барыла. Авыл хезмәтчәннәре алдында 4200 гектарда арыш чәчү бурычы тора. Әлеге мәйданның 4 мең гектары – “Нәүрүз” ширкәтендә, 200 гектары “Наҗар” хуҗалыгында.
“Нәүрүз” ширкәтендә арышны Кодаш, Уразай, Тирсә басуларына чәчү планлаштырылган. Хәзерге вакытта техника Кодаш һәм Уразай басуларында эшли.
Без барган сишәмбе көнне Кодаш кырларын көчле егәрлекле чәчү комплексы иңли иде. Алтынчы ел рәттән аны ширкәтнең иң тәҗрибәле механизаторы Эдуард Семенов иярли. Ярдәмчесе – улы Эрнест. Алар көн саен 50-60 гектарда бөртеклеләрне җир куенына иңдерәләр.
– Күбрәк тә эшләп булыр иде, яңгыр еш яву сәбәпле, басулар нык юеш, – ди Эдуард.
Алар чәчәсе мәйданнарны шулай ук чит ил техникасы белән Ришат Гарифуллин эшкәртә. Ришатның да бу техникада эшләү тәҗрибәсе бар. Ул чәчүдә дүртенче сезон эшли.
Комплексны ашлык белән Александр Блохин тәэмин итә. Тәҗрибәле шоферга Көчек амбары белән Кодаш басуын көнгә берничә кат урарга туры килә. Сүз уңаеннан: чәчүлек орлык Көчек һәм Кичкетаң ындыр табакларында әзерләнә. Биредә аны төрле авыруларга, корткычларга каршы агулыйлар.
– Мондый чорда вакыт белән исәпләшмибез. Чәчү вакыты кыска, һәр минутның кадерен белергә кирәк, – ди егетләр арасында иң күп – 44 ел стажга ия Александр Викторович.
Рафис Муллахмәтов исә ашламаны Тирсәдән ташый. Ул да эштә өзеклекләр тудырмый. 35 елга якын авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче вазифасын башкаручы Фирдәвес абыйның хезмәт чорында төрле елларны күргәне булган.
– Явымлы ел көзге культуралар өчен файдага гына, – ди ул. – Дым күп, көннәр җылы. 6-7 көн эчендә бөртеклеләр тишелеп чыгалар. Әнә, алдан чәчкән басулар хәзер яшелләнә башладылар.
Көзге культураларны чәчү өчен 5 августтан 5 сентябрьгә кадәр чор иң кулай вакыт дип санала. 20 августка чәчү мәйданнарының 300 гектарында гына эш төгәлләнгәнен исәпкә алсак, быел чәчү тоткарланырга да мөмкин. Әмма белгечләр борчылырга урын юк дип исәплиләр. Әлеге дә баягы, туфракта дым җитәрлек. Иң мөһиме, салкыннар башланганчы уҗымнар тиешле дәрәҗәдә үсеп, ныгып калырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев