Азево кырларында эшләуче иң алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
Алар шәхси эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевта эшләуче җир уллары
Рамил Салих улы бер мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар үстерә. 500 гектардан артыгында урып-җыю эшләре тогәлләнгән.
Уртача уңдырышлылык 20 центнердан югары. Бүген комбайннар бодай кырларында эшлиләр. Аннан бер гектардан 25 центнер уңыш чыга.
Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин алдынгы комбайнчыларны Рәхмәт хатлары һәм премияләр белән бүләкләделәр.
Менә алар: Николай Орехов, Андрей Беляев, Александр Ласков. Ашлык ташучы шофер Герман Беляев та хөрмәтләнде.
Җитәкчеләр кызу эш чорында көнне-төнгә ялгап эшләуче җир улларына олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев