Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер атнадан соң булырга мөмкин

    Терлек азыгы хәзерләүнең кызган чоры

    Районда терлекләрне кышын сыйфатлы ризык белән тукландыру өчен азык хәзерләүнең нәкъ кызган чоры хәзер.  

    “Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында бүген беренче планда терлек азыгы хәзерләү булырга тиеш. Бер атнадан инде соң булырга мөмкин. Һәр үткән көн азыкның туклыклылыгын киметә“, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин. 

    ТӨП КӨЧ – СЕНАЖ САЛУГА
    “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчелеге моны яхшы аңлый. Шуңа да бу көннәрдә төп көч сенаж салуга юнәлтелгән. Гомумән, 23 июньгә ширкәттә ... мең тонна сенаж хәзерләнгән. Яңавыл мегафермасындагы биш мең тонна сыйдырышлы траншея тутырылып кышка каплап куелган. Хәзер бер дистәгә якын техника икенче траншеяда сенаж эттерүдә һәм таптатуда эшли. 

    –    КамАЗлар биш минут саен кайтып тора. Барлыгы – 18 КамАЗ. Сенажны вакытында тиешенчә урнаштырып бармасак, авырга туры киләчәк, – ди мегаферма идарәчесе Николай Морозов. 

    Гомумән, райондагы күпьеллык үлән чәчелгән басуларның 60 проценттан артыгында эш төгәлләнгән инде. Агрофирма, “Наҗар“, “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 11650 ? тонна сенаж, 5041 ? тонна печән, 12 ? тонна яфраказык хәзерләнгән. Бу – бер шартлы баш терлеккә ... центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.  

    “ЯГУАР“ДА – АЛТЫНЧЫ СЕЗОН
    Варкләд-Бодья механизаторы Михаил ТОЙЗЯНОВ та бу көннәрдә басудан кайтып керми. Иртәнге сәгать биштән тынгысыз хезмәтендә ул. 
    –    Кояш баегач кына өйгә кайтам. Гаиләмне юньләп күргән дә юк, – ди җир улы уфтанып һәм шул ук вакытта горурланып. 
    Михаилның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куюына унбиш ел булган. Тимер атны иярләгән әтисе Геннадий үрнәгендә ул да механизатор һөнәрен сайлаган. 

    –    Балачакта әти янәшәсендә тракторга утырып йөрү кайсы гына малайның татлы хыялы түгел икән?! Минем дә бала вакыттан сакланган иң күңелле хатирәләр ул. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга үзем дә трактор иярли башладым, – дип сөйли Михаил. 
    Ел әйләнәсе яраткан эшендә авыл уңганы. Ә шулай да күп вакытын терлек азыгы хәзерләүдә төп көч буларак кулланылучы заманча “Ягуар“ техникасында уздыра. 

    Михаил янәшәсенә утырып без дә басуларны иңләдек ул көнне. Иң беренче шунысына игътибар иттек, кабинага Михаил аяк киемен салып үтте. Аптыраулы карашыбызны күреп:
    –    Бу – безнең икенче өебез. Анда һәрчак чисталык һәм тәртип булырга тиеш, – диде идәнгә җәелгән келәмгә күрсәтеп.  

    Сөйләшә-сөйләшә алга кузгалдык. Механизаторның күзләре – әле бер, әле икенче көзгедә. Сенаж төялүче “КамАЗ“ны да бер генә секундка да күздән ычкындырмый. Теземнәргә салынган үләнне техниканың тиешенчә “эләктереп“ алуын да күзәтеп кенә тора. 

    –    Барысы да җиренә җиткереп башкарылсын дисәң, монда бик төгәл булу сорала. Бер мизгелгә дә игътибарны читкә юнәлтергә ярамый, – ди механизатор. 

    Михаилның “Ягуар“да эшли башлавына алтынчы сезон икән инде. “Әлеге техникада эшләү бик ошый. Эссе булса, кондиционер кушып суытып җибәрергә дә була“, ди. “Компьютер“дан бөтен күрсәткечләр дә күренеп бара. Җир улы көнгә якынча 400 тонна сенаж хәзерли. 

    –    Әнә, күрәсезме, КамАЗлар бертуктамый килеп тора. Алар чиратка тезелмәсен өчен безгә эшне кызу тотарга кирәк. Әмма сыйфат турында да онытырга ярамый, – ди ул. 

    Авыл хезмәтчәннәре “Тәбәрле“ бүлекчәсендә эшне тәмамлагач, “Тирсә“гә күчкәннәр. Монда күпьеллык үләннең куелыгын да билгеләп үтте Михаил. Шунлыктан КамАЗлар да күз ачып йомганчы тула, ди елмаеп. 

    Агрофирмадагы икенче заманча “Ягуар“да Сокман егете Илназ Хәбибуллин эшли. Ул да – әлеге техникада алтынчы сезон. 

    –    Күз тидеме, “Ягуар“ ватылып китте әле. Аны төзәтергә “ашыгыч ярдәм“дә эшләүче Ирек абый Фәйзуллинны көтәм, – диде ул. 

    Озак та үтмәде, техника төзекләндерелеп Илназ да басуларны иңли башлады. Әнә шулай, барысы да бер дулкында булганга, эш яхшы оештырылганга терлек азыгы хәзерләү дә тиешле темплар белән канәгатьләнерлек бара агрофирмада. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: