Дәүләт күзәтчелек идарәсе бүлекләре инженер-инспекторларына ачкычлар тапшырылды
Алар арасында Әгерҗе районындагы дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе инженеры Камил Гыймазов та бар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенә 18 яңа "Lada Largus" автомобиле ачкычларын тапшырды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов үз чыгышында республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә Дәүләт техник күзәтчелек хезмәтенең матди-техник базасын тәэмин итүдә һәм яңартуда даими ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
"Сезнең бурыч – бу машиналарны саклау һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, чөнки хезмәтнең максаты – кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклау", – диде Радик Зыятдинов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп.
Язма һәм фото ТР Дәүләт техник күзәтчелеге сайтыннан алынды http://gtn.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1644790.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев