Эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев: Командам ныклы, көчле, тырыш, эш тәмен белә торган
Шулай булгач эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип өметләнәм, – ди җир улы
Ашлыкны егалар, сугалар, ындыр табагына ташыйлар, җилгәрәләр, киптерәләр һәм сакланышка куялар. Урак чорында Азеводан эшмәкәр Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВта дистәләгән кеше, әнә шулай, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм техник культураларны югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыша.
Рамил Салих улы – районда күп еллар игенчелек белән шөгыльнәүче эшмәкәрләрнең берсе. 15 ел дәвамында җир тәмен белеп, бар күңелен биреп эшли ул. Барлык технологик таләпләрне җиренә җиткереп төгәл үтәргә тырышканга елныңелында бөртекле культуралардан мул уңыш алуга да ирешә.
– Дөрес, ел елга охшап килми. 2010 елдагы корылыкны әле хәзер дә искә алабыз. Ул елны уңыш бик түбән булды. Урыпҗыю чорында явымтөшем аркасында эш тоткарланган, югалтулар булган чаклар да истә, – ди ул.
Быел да уракка төшкән көннәрдә аз борчылырга туры килмәде авыл хезмәтчәннәренә. Шөкер, соңгы ике атнада кояшлы җылы көннәр булу эш темпын тизләтергә ярдәм итте.
Рамил Исмәгыйлевның 1010 гектарда чәчүлек мәйданнары бар. Һәрберсе 200250 гектарда арпа, язгы һәм көзге бодай, борчак, техник культуралардан горчица һәм рапс үстергәннәр. Рапс культурасын быел гына чәчеп караганнар, уңыш начар булырга охшамаган, ди Рамил Салих улы.
Башка культуралар да сынатмаган. Кышкы бодайның бер гектарыннан 2528 центнер бөртеклеләр җыйганнар. Арпа 24әр центнер чыккан. Борчак та якынча 24 центнер тирәсе. Күп мәйданнан ашлыкны бабайлар ысулын кулланып теземнәргә салып суктыралар. Хәзерге вакытта кырларда дүрт комбайн эшли. Мондый матур көннәрдә басуда да, ындыр табагында да кичке сәгать уннарга кадәр эш туктамый.
Әнә, ындыр табагында берничә ирегет бөртеклеләрне җилгә рәләр, сортларга аералар. Ашлык киптергеч агрегатының да туктап торганы юк, диләр. Анда дүртенче сезонын эшлиләр.
– Быел әлеге агрегатны тулы куәткә эшләтәбез. Көн саен 50 тонна ашлык киптерәбез, – ди Рамил абый.
Әлегә техник культураларны суктырырга керешмәгәннәр. Ул басуларда бөртеклеләрне җыеп бетергәч эш башланачак.
– Командам ныклы, көчле, тырыш, эш тәмен белә торган. Шулай булгач эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булыр дип өметләнәм, – ди җир улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев