Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермерлар басуга техникада Z билгесе белән чыга

Трактоларга Z хәрефләре ябыштырганнар

Татарстанның Нурлат районында «Сөләйманов А.И.» крестьян (фермерлык) хуҗалыгының техникасы кырларга Z билгесе белән чыгачак.

Кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Азат Рамазанов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары районның барлык зур хуҗалыкларында булды. «Сөләйманов А.И.» КФХ, традиция буенча, конкурс комиссиясенең иң югары баллын алды. Бу күрсәткеч хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяли. «Нурлат-информ» шул турыда яза.

«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында 52 трактор һәм язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк авыл хуҗалыгы техникасы әзер, диелә хәбәрдә.

КФХ җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов билгеләп үткәнчә, коллектив техниканы вакытында әзерләгән, орлык, ашлама һәм үсемлекләрне саклый торган препаратларны җитәрлек күләмдә. Эшче кадрлар белән дә проблема юк. Нәкъ менә хезмәткәрләр тәкъдиме белән трактор һәм машиналарга Z хәрефләре ябыштырылган.

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин хуҗалыкның язгы кыр эшләренә әзерлеген югары бәяләде, шулай ук хезмәт саклау кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирде.

Районда быел чәчү мәйданнары 75 мең гектардан артык тәшкил итә, шуның 41 мең гектарыннан артыгы-бөртекле культуралар, дип яза район басмасы.

Искәртеп үзабыз, махсус операциядә катнаша торган хәрби техникага языла торган V һәм Z билгеләренең мәгънәсен элегрәк Россия Саклану министрлыгы аңлаткан иде. 24 февральдә РФ Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Ул ассызыклаганча, Россия хәрбиләренең төп максаты — озак еллар Киев режимыннан интегеп яшәүче тыныч халыкны яклау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев