Әгерҗе фермерлары Казанда съездда катнаштылар
Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары очрашты
Бүген Казанда фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды узды.
Аның эшендә ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров катнаштылар.
Безнең районнан фермерлар советы рәисе Тәлгать Муллануров, Сарсак-Омга фермеры Марат Хәсәнов, Кичкетаң авылы инвесторы Владимир Сергеев та әлеге съездга чакырылганнар иде. Марат Хәсәнов чарада үз эшчәнлеге һәм район фермерларының проблемалары яктыртып чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев