Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗегә эшлекле визит белән авыл хуҗалыгы министры килде

    Бүген эшлекле визит белән Әгерҗегә ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм “Ак Барс холдинг“ компаниясе генераль директоры Иван Егоров килделәр.

    Алар башта район башлыгы Валерий Макаров һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән бергә вертолеттан иген басуларын карадылар. Аннан “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчелеге, филиал директорлары, фермерлар, авыл башлыклары белән очраштылар.

    • Җәйрәп яткан иген басуларыгызны күргәч күңел сөенде. Җирләрне агротехник чараларны вакытында кулланып эшкәрткәнегез сизелә, диде ул.

    Министр җитәкчеләргә проблемаларны уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте. Валерий Макаров Әгерҗедәге сөт комбинатының киләчәге өчен борчылуын белдереп:

    • Әлеге комбинатны саклап калырга ярдәм итә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте.

    Марат Готыф улы бу мәсьәләне урында ук уңай якка хәл итте. 

    Фермерлары белән дан тотучы Ямурза белән Салагыш авылы арасындагы 12 чакрым арага асфальт юл җәюне тизләтеп булмасмы дигән сорауга да уңай җавап бирде. Министр “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең техника базасын да яңартачакларын белдерде. Аның:

    • Әгәр крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары башлыклары, эш башлаучы фермерларның проблемалары бар икән, без ярдәм кулы сузарга әзер,  дигән тәкъдимен район җитәкчеләре хуплап каршы алдылар.

    Соңыннан Казан кунаклары быел 1,5 миллион сум грант откан Касайдан бакча җиләге үстерүче Әхмәдиевлар һәм сарымсак үстерүгә, кортчылыкка өстенлек биргән Барҗы-Пельгадан Гончаровларның, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларында үсә торган культуралардан ясалган күргәзмәне карадылар.

    • Эш башлаган авыл уңганнарының тырышлыкларына сокланам. Киләчәктә сезгә җирләрегезне тагын да киңәйтеп, эшегезне җәелдерергә тәкъдим итәм. Бу мәсьәләдә ярдәм кулы сузачакбыз, диде Марат Әхмәтов.

    Ул шулай ук җитәкчеләргә урып-җыю чорында сынатмаска, бар көчне бөртеклеләрне югалтмыйча җыеп алуга бирергә кирәк дигән бурыч куйды.  

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: