Әгерҗелеләр бер команда булып эшлиләр
Кыр-болында алыштыргысыз егетләр
Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларында кукуруз уру белән мәшгуль. “Заманча “Ягуар“ техникасында алтынчы сезон эшләүче Илназ ХӘБИБУЛЛИН – кызу чорда алыштыргысыз механизатор“, диләр җитәкчеләр.
Тәҗрибәле җир улы белән “Яңавыл“ бүлекчәсе басуында очраштык.
– Әле генә никадәр басу ашлык, печән белән җәйрәп ята иде. Кукуруз алуны төгәлләсәк, кырлар бушап кала инде. Шул вакытта күңелне дә моңсулык биләп ала, – ди Илназ.
Мәктәп елларыннан ук техника иярләргә өйрәнеп, каникул вакытында туган авылы Сокманда кыр эшләрендә ярдәмгә килгән, колхозга эшкә урнашкач басуларны чәчүгә эшкәрткән, алтын бөртекләрне җир куенына иңдергән, соңгы елларда сенаж, силос салуда күп көч куючы кендеге белән туган җиргә береккән чын авыл егете ул Илназ.
– Быел агрофирма басуларында бер команда булып эшлибез. Минем кебек терлек азыгы хәзерләүдә төп техника булган “Ягуар“ комбайнын иярләүче Варкләд-Бодьядан Михаил Тойзянов, Көчектән Ранис Шамилов белән дә абыйлы-энеле кебек якынайдык инде. Техника “көйсезләнеп“ китсә дә бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз. Кырда бер йодрык булып хезмәт кую эшне күпкә җиңеләйтә, – ди Илназ.
Авыл уңганнары уртак тырышлык белән Тәбәрле, Яңавыл, Көчек басуларында бер мең гектарда эшне төгәлләгәннәр инде. Һәрберсе көнгә 400-500 тонна сенаж хәзерлиләр.
– Йөк машиналары бер-бер артлы килеп кенә тора. Техника белән тоткарлыклар, ватылулар булмаса эшләве дә күңелле, – ди Илназ.
Быел табигатьнең матур көннәр белән сөендерүенә дә куана ул. Моңа кадәр терлек азыгы хәзерләгән чорда көннәрнең коры торуы эшне кызу темпта алып барырга ярдәм иткән.
– Барысы да яхшы булса, әлеге эш озакка сузылмас дип ышанабыз, – ди Илназ.
Әнә шулай, сөйләшә-сөйләшә “Ягуар“да басуларны иңлибез. 2,5шәр метр биеклектә үскән кукурузлар арасыннан техника да аз гына күренеп кала.
– Уңыш мул, шунлыктан КамАЗлар да күз ачып йомганчы тула, – ди Илназ.
Авыл хезмәтчәннәре – кызу эш вакытында иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр басуда. Төшке ашны да биредә ашыйлар. Ягулык-майлау материалларын да китерәләр. Кыскасы, өзлексез эшләү өчен җитәкчелек тарафыннан тиешле шартлар тудырылган.
– Эш сәгате бетүгә, Көчеккә – гаиләм янына ашыгам. Анда хатыным Лилия, ике нәни улым Илдар белән Илзил көтәләр, – ди Илназ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев