Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗелеләр Казан, Чаллы ярминкәләрендә катнашалар

Әгерҗе районының авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә генә түгел, Казанда, Чаллыда узган ярминкәләрдә дә бик теләп катнашалар.

– Без күптән түгел Казанның “Авиатөзелеш“ районында сәүдә иттек. Сатып алучыларга яшелчә, сөт һәм сөт ризыклары, ашлык тәкъдим иттек. Бик яратып алдылар  продукциябезне. Сату уңышлы баргач, без дә канәгать кайттык, – ди “Агрохимсервис“ ширкәте бухгалтеры Валентина Гатауллина.

Һәр елдагыча, ширкәт хезмәтчәннәре сәүдә урыннарын бизәүгә дә зур игътибар биргәннәр.

Район кулланучылар җәмгыяте дә – ярминкәләрдә актив катнашучы предприятеләрнең берсе.

– Без дүрт тапкыр Чаллыда ярминкәләрдә сәүдә итеп кайттык инде, үзебездә узганнарын да калдырмыйбыз. Бу атнада Казанда “Татпотребсоюз“ның барлык райпо предприятеләре катнашында узачак бәйрәм ярминкәсенә дә барырга әзерләнәбез, – ди райпо идарәсенең сәүдә буенча рәис урынбасары Гөлсәрия Галирахманова. – Ярминкәләрдә көзге нигъмәтләрнең бай ассортименты белән бергә үзебезнең икмәк-азык комбинатында җитештерелгән продукцияне дә тәкъдим итәбез. Бездә ясалган токмачны аеруча яратып ала халык. Кабат-кабат сорап килүчеләр дә бар. Хәзерләүләр эшчәнлеген яңарту нәтиҗәсендә халыктан кабул ителгән гөлҗимеш, мәтрүшкә, юкә чәчәге кебек дару үләннәренә, каен, имән пиннекләренә кадәр алып барабыз. Әгерҗедә узган ярминкәләрдә дә продукциябезне сату бик яхшы бара.

Зур предприятиеләр генә түгел, шәхси хуҗалыклар да көтеп алалар ярминкәләрне. 
– Без Әгерҗедә узган ярминкәләрдә ит белән сәүдә итәбез. Үзебез тәрбияләп үстергән малкайларныкы булгач, итебез сыйфатлы. Шуңа халык та яратып ала, – ди Тирсәдән Рафинат Низамбиев. – Үз сатып алучыларыбыз да бар. Килгәнебезне көтеп кенә торалар. Мәшәкатьле булса да, бик теләп йөрибез ярминкәләргә. Чөнки терлекне үстерү белән генә түгел, иң мөһиме, табыш алу да кирәк бит әле. Авыл кешесенең төп кереме бит ул. Бу яклап ярминкәләрне оештыручыларга бик тә рәхмәтле без. Абзарыбызда маллар җитәрлек. Шуңа барлык ярминкәләрдә дә катнашырга ниятләп торабыз.

Әнә шулай ике як өчен дә отышлы ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк әле. Димәк, сатучыларга – үз товарын тәкъдим итәр, алучыларга сыйфатлы азык-төлек туплар өчен вакыт бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев