Яңа Бәзәкәдән Гыйльмегаяновлар гаиләсе 300 мең сум Хөкүмәт ярдәме алган
300 мең сум субсидия аларга төзү эшләрен төгәлләр өчен бик зур ярдәм була
Яңа абзарларына нигез салгач Илдус–Раушания ГЫЙЛЬМЕГАЯНОВлар мини-ферма төзү программасында катнашу турында уйлый башлыйлар. Әмма документ җыю мәшәкате бу ниятләрен кичектереп килә. Шулай да абзар төзелеп беткәндә алар тагын бер талпынып карыйлар һәм бер ай эчендә документларны җыеп та бетерәләр. Ә яңадан бер ай дигәндә исәп-хисап счетына тиешле сумма күчә.
Алар икесе дә сыерсыз яшәгән чакларын хәтерләмиләр. Яңа Акхуҗада туыпүскән Раушания 15 яшендә сыер саварга өйрәнә. 19 яшендә Яңа Бәзәкәгә килен булып төшкәч тә беренче көннәрдән үк әлеге эшне үз кулына ала. Яшьләр төп йортта яшиләр. Каенатасы Юнысны да, каенанасы Сәүдәне дә олы хөрмәт белән искә ала Раушания ханым. Безгә терәк һәм кирәк булдылар, ди. Сүз уңаенн ан: килен белән каенана 30 ел әниле-кызлы кебек гомер кичер әләр.
– Мин килен булып төшкәндә сыер, кышлык бозау, ат, сарыклар бар иде. Акрынлап малларның баш санын арттыра бардык. Өчәр сыер асраган еллар да күп булды, – ди Раушания апа. Хәзер яңа абзарларында биш сыер, танабозаулар урын алган.
Узган ел яңа абзарларын төзегән вакытта Гыйльмегаяновлар миниферма төзү өчен тәгаенләнгән Хөкүмәт программасында катнашалар.
– Башта, әлбәттә, документ җыю четерекле булыр дип куркып та калган идек. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Ленар Сабиров та ярдәм иткәч авырлыгын бик тоймадык. Уртак тырышлык белән тиешле документлар җыелды һәм бер ай эчендә субсидия күчте дә, – ди Раушания ханым. 300 мең сум субсидия аларга төзү эшләрен төгәлләр өчен бик зур ярдәм була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев