Хор.Ключтан Артемьевлар черри велли токымлы үрдәк-бройлерлар үстерәләр
Гаилә быел да 50 үрдәк сатып алган
Тып-тыныч, анда-монда этләр өрештергәләгән Хор.Ключ урамы буйлап барам. Авыл уртасына җитүгә бер йорт янында күңелгә балачактан таныш күңелле симфония – казлар каңгылдаганы, үрдәкләр бакылдаганы ишетелә. Казлар – Роман Князевныкы, үрдәкләр Фәридә–Сергей Артемьевларныкы икән.
Түзмим, Артемьевларның ишегалдына үтәм. Редакция хезмәткәрләренә яхшы таныш гаилә быел да 50 үрдәк сатып алган.
– Үрдәкләр карауга катнашканым да юк диярлек. Ашау пешерү өчен тимер мич ясап-көйләп бирдем. Ягу өчен утын әзерләдем. Ашлык юнәттем. Бөтен үстерү мәшәкатьләре җәмәгатем Фәридә җилкәсендә, – ди Сергей.
Авыл уңганнары черри велли токымлы үрдәк-бройлерлар үстерәләр икән. Тиз үсүче йорт кошларын август ахыры-сентябрь башында сатып алалар. Алар ике айда өч-дүрт кило булалар, диләр.
– Итләре тәмле, файдалы, майлы түгел, – диләр яшьлекләрендә медицина белгечлегенә ия булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Артемьевлар.
Бәрәңге һәм яшелчә үскән киң-иркен бакчага хәзер 50 үрдәк хуҗа. Фәридә пешергән тәмле “ботка“ белән сыйланып иркенлектә рәхәтләнеп үсәләр алар. Ә ризыклары,чынлап та, бик тәмле, күрәсең, югыйсә өч тапкыр 30 литрлы казанда пешкән “рагу“ көннеке-көнгә бетеп бармас иде.
– Бәрәңге ишелеп уңды быел. Кабак, ташкабаклар да күп булды. Алмаларны да җыеп өлгерердәй түгел иде. Пешергәндә хайван майлары да салам. Вак балык бу ризыкка үзенчәлекле тәм кертә, файдалы да, – ди хуҗабикә.
Үрдәкләр өчен витаминнар һәм минераль өстәмәләр турында да онытмыйлар. Көндәлек менюда көл, вак күмер, сөяк оны, вакланган кабырчыклар, акбур, хәтта балык мае да бар, диләр.
Төнлә дә ашый икән үрдәкләр, шуңа күрә аларга күп итеп бодай салып куялар.
Артемьевлар үрдәкләрне фәкать үзләре өчен генә үстерәләр, берсен дә сатмыйлар. Шәһәрдә яшәүче улларына җибәрәләр, туганнарга, дусларга күчтәнәч итеп бирәләр, килгән кунакларны сыйлыйлар. Үзебез үстергән кәҗә, йорт куян итләре белән аралаштырып, ел әйләнәсе иркенләп ашарга җитә, ди хуҗабикә.
Табынның муллыгы өчен күп хезмәт куярга кирәк, әлбәттә. Артемьевлар иртәнге сәгать 6 тулганчы ук аяк өстендә. Кырындыга китапханәгә эшкә киткәнче Фәридә үрдәк һәм тавыкларны, “Хор.Ключ“ газ бүлү станциясендә оператор булып хезмәт куючы Сергей йорт куяннарын, кәҗәләрне карый. Сүз уңаеннан: Фәридә кәҗә сөтен сепарат аша чыгарып, каймак һәм сыр да ясыйм, ди. Эштән кайтып алдагы көн өчен өч тапкыр казанда ашау пешереп бетергәндә кичке уннар була инде, диләр. Тырышлык, тынгысызлык, эш сөю генә мул тормышка китерә шул. Ә авылда башкача яшәү мөмкин дә түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев