Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хуҗалыклар, фермерлар язгы кыр эшләренә старт бирделәр

Хәерле сәгатьтә!

Нәкъ бер атна элек район басу-кырларында трактор гөрелтеләре ишетелә башлады. Изге җомга көнендә хуҗалыклар, фермерлар “Хәерле сәгатьтә!“ дип язгы кыр эшләренә старт бирделәр. 

–    Быел техника басуга нәкъ ике атнага соңрак чыкты. Бу язның соң килүе белән бәйле, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.  

–    Әмма икенче яктан караганда, узган көз коры, җылы килү сәбәпле, туфракта дым бөтенләй калмаган иде. Карның акрын эрүе файдага гына булды. Кар сулары җиргә сеңеп барды, – дип дәвам итә. 

Ул һәм район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев белән бергәләп район кырларында йөргәндә шуңа да игътибар иттек. Әле күп басулар юеш, тракторлар керерлек түгел. Кар яткан урыннар да шактый. Әмма күпьеллык эш тәҗрибәсе булганнар көтеп ятар чак түгел, диләр. Кайсы басу жилләгән, техниканы шунда керткәннәр. 

Иж-Бубыйдан ветеран механизатор Раил Гадршин – быел басуга иң беренче чыккан тракторчы. Узган җомгада ул үзенең ДТ-75 тракторында Иж-Бубый белән Иж-Бәйки  арасындагы кырда күпьеллык үлән чәчелгән мәйданны тырмалый иде. Җир улы бу тимер атында 2000 елдан бирле эшли. 

–    Беренче Президентыбыз районнарга ДТ-75 тракторлары бирү турында карар чыгаргач, безнең районга кайтканын миңа ышанып тапшырдылар. 22нче сезонымны башлап җибәрдем, – ди Раил абый. 

Гомере буе язын-көзен туфрак эшкәртүдә, чәчү кампанияләрендә катнашучы ветеранның быел да күңеле көр, эш дәрте ташып тора. 
–    65 яшь кенә бит әле миңа, – дип елмая ул. – Мондый вакытта ничек өйдә ятасың?! Күңел кырга ашкына. Олыгая төшкәч бигрәк тә шул хисне кичерәсең икән, – ди Раил абый. 

“Уразай“ бүлекчәсе кырларында уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыру  тулы көчкә алып барыла. Район күләмендә көзен чәчелгән мәйданнар 9 мең гектарда исәпләнсә, шуның 640 гектары – “Уразай“да. “Туман 2М“ техникасында күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыручы Чүпрәле районы егетләре эшне кызу тоталар. 

–    Көнгә 200-300 гектар мәйданда эшләргә мөмкинлегебез бар. Ашлама белән кытлык юк. Әмма басудагы юеш урыннарда техниканың батып калган очраклары булды, – диләр алар. 

Кырынды авылы тирәсендә эшләүче “Нәүрүз“ ширкәте механизаторы Рафил Шәйдуллинның да кәефе яхшы. Әле кырга якшәмбе көн төштән соң гына чыккан. Ашлама белән тукландырылган уҗым басуын эшкәртә ул. 

–    Бу – БМР-54 дип атала торган агрегат. Үсентенең тамырын чыгармый, ә аны уятып җибәрә. Туфракны йомшарта, – ди Рафил. 

–    Узган елларда чәчү мәйданнары иртә әзер булгач, печән җирләренә әллә ни әһәмият бирелми иде, быел чәчәргә әле иртәрәк. Шуңа күрә хәзергә җиң сызганып бу басуларда эшлибез, – ди Рафил. 
Яңавыл басуында да әлегә шул ук ширкәт механизаторы  Сирин Мөхәммәтдинов кына хуҗа. Ул 120 гектарлы печән басуында берүзе эшли. 

–    Безнең авыл кырларының күп урынында әле кар ята, ә биредә инде тузан очкан җирләр бар. Эшне күтәренке кәеф белән башлап җибәрдек. Алтын бөртекләрне җир куенына салып бетергәнче шулай дәвам итсен иде, – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев