Кишерне сирәклисе булмасын һәм мул уңыш бирсен өчен орлыкларны нишләтергә?
Бу ысул киңәшләр сайтында чыкты
Кишер утыртырга 10-12 көн калгач, орлыкларны бер чүпрәккә төйнәп, дымлы туфракка күмеп куегыз. Бу ысул киңәшләр сайтында чыкты.
Шул вакыт эчендә орлыкларга нормаль итеп үсәргә комачаулый торган артык эфир майлары чыгып бетә.
Аннары шыта башлаган орлыкларга бераз крахмал сибегез һәм туфракка утыртыгыз.
Шыткан орлыкларны бераз ара калдырып түтәлгә тезегез һәм коры туфрак яки ком белән каплагыз.
Берничә көннән кишер үсентеләре күренә башлар. Шуңа кадәр су сипми торыгыз. Юкса, туфрак өстендә кабык барлыкка килә һәм шытымнар чыга алмый, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев