“Нәүрүз“ ширкәте комбайннары парадка чыкты
Кичә “Тирсә“ бүлекчәсе территориясендә комбайннар парады узды
Быел Әгерҗе районында уракка узган елга караганда нәкъ өч атнага иртәрәк төштеләр. Моңа җәйнең коры һәм эссе килүе сәбәп булды. Басуларда көздән чәчелгән арыш-арпа да, язгы культуралардан солы да өлгергән инде.
Алтын бөртекләр үскән район басуларында техника гөрелтесе узган атна ахырында ук ишетелә башлады. Иң беренчеләрдән булып “Наҗар” хуҗалыгы хезмәтчәннәре арыш басуына чыктылар. “Тугызбуй” агрофирмасында арыш һәм арпа суктыруга керештеләр. “Нәүрүз” ширкәтендә борчак егалар. Салагыштан фермер Марат Мөхәммәдиев басуларында да бу атнада солыны теземнәргә салу башланды.
Быелгы урып-җыю кампаниясе – авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу, иң җаваплы гына түгел, аларны сыный торган чор да. Чөнки яңгырсыз җәй игенчелек белән шөгыльләнүче һәркемне борчылырга мәҗбүр итте. Комбайннар парадына килгән район һәм авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре “булган ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу. Чөнки борынгылар әйткәнчә, кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык“ дип басым ясадылар.
Бүгенге көндә “Нәүрүз“ ширкәтенең “Тирсә“ һәм “Уразай“ бүлекчәләрендә ун комбайн арыш сугалар. Гомумән, урып-җыю чорында 20 комбайн кырга чыгарга тиеш.
Әмма проблемалар да юк түгел. “Нәүрүз”дә басуга чыгачак 20 комбайнның дүртесенә “хуҗа” табылмаган әле. Әмма ширкәт җитәкчелеге бу проблеманы шушы көннәрдә хәл итәчәгенә ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев