Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү кампаниясе бара
Һава торышы яңгырлы дип тормыйлар
Авыл хуҗалыгы тармагында тагын бер кызу чор – малларга кышлык азык хәзерләү вакыты. Әмма ул быел авыррак шартларда бара. Эшне оештыруда җитешсезлекләр булмаса да, июнь аенда көн саен диярлек яуган яңгырлар, һава температурасының түбәнлеге – темпның кимүенә төп сәбәп.
1 июльгә район хуҗалыкларында 15245 тонна сенаж (планга карата – 36 процент), 1210 тонна печән (17 процент) хәзерләнгән. Бер шартлы баш терлеккә 8,9 центнер азык берәмлеге (22 процент) туры килә.
БЕР АЙ ЭЛЕК КЕРЕШКӘННӘР
Терлек азыгы хәзерләү чорында райондагы иң эре “Нәүрүз” ширкәтенә юл тоттык. Әлеге хуҗалыкта печән хәзерләү белән шөгыльләнмиләр. Биредә маллар өчен сенаж һәм силос – иң төп азыкларның берсе.
Авыл хезмәтчәннәре алдында ширкәтнең Яңавылдагы сөтчелек мегафермасындагы 4500 баш мөгезле эре терлеккә (шуның 2300е савым сыерлар) кышлык азык хәзерләү бурычы тора. Әлеге мөһим кампания чәчү эшләре төгәлләнгәннән соң 1 июньдә башланган. Бер ай дәвамында арпа һәм көздән чәчелгән тритикале басуларында эш кайный. Әлеге берьеллык культураларның 900 гектары чабылган, 13 мең тонна сенаж, траншеяларга салынып, сакланышка куелган.
– Бу культуралар үскән басуларны вакытында дөрес ашлауның нәтиҗәсе – уңдырышлылык начар түгел. Тритикаленең бер гектарыннан – 16, арпаныкыннан 10 тонна яшел масса чыга, – ди ширкәт директоры Роман Панфилов.
Ширкәттә көн саен бер мең тонна сенаж хәзерләнә. Өч комбайн үлән чабуда эшли. Яшел массаны иртәдән кичкә кадәр унике КамАЗ машинасы берөзлексез мегафермага ташып тора. Көчле куәтле дүрт трактор таптатуда эшли.
Сенажны сакланышка кую өчен органик кислоталарга бай химик консервантлар кулланалар. Бу кирәкмәгән микроорганизмнарның, әйтик, черек бактерияләр, күгәрек гөмбәләрнең үсешен туктату һәм туклыклы матдәләр югалтуны киметү өчен кирәк.
Сенаж салынган траншеяларны махсус пленка белән каплыйлар. Дым үтмәсен өчен аларны яңгыр ява башласа да, төнгә дә каплап калдыралар.
КӨЧЛЕ ЕГӘРЛЕКЛЕ ТРАКТОРЛАРДА ЭШЛИЛӘР
Без барган көнне сенаж таптатуда ширкәтнең иң тәҗрибәле механизаторлары Миндар Харисов, Эдуард Васильев, яшь җир улы Эрнест Семенов эшлиләр иде. Бу эштә Фаил Шабаевның да тәҗрибәсе зур, диделәр. Көчле, куәтле тракторларда егетләр көнозыны траншеяга кайткан сенажны таратып тыгызлап торалар.
– 15 тонна авырлыктагы К-743 тракторы бу, – ди Миндар, горурлык хисләре белән. – Әле беренче сезон гына эшлим, техника яңа.
Җир улы язын басуда чәчү кампаниясендә эшләгән. Аннан соң яңа техниканы өйрәнергә берәр атна чамасы гына вакыты булган. Хәзер иртәнге сәгать 6дан кичке 9-10нарга кадәр биредә эшли.
– Соңгы КамАЗ кайтканнан соң да ике сәгать сенаж таптыйбыз әле, – ди Миндар.
– Элекке белән хәзергене чагыштырып булмый инде, – ди тәҗрибәле механизатор. – Мин эш башлаган 90нчы еллар башында ДТ-75 тракторында тәүлек әйләнәсе сенаж таптата идек. Хәзер куәтле тракторлар белән дә бик җиңел идарә итәбез. Бер төймәгә басу да җитә. Иң мөһиме, игътибарлылыкны югалтмаска, сак булырга кирәк. Чөнки бер траншеяда өч трактор эшли. КамАЗлар килеп-китеп кенә тора.
Әнә шулай, эшне зур оешканлык белән алып баралар “Нәүрүз”дә. Терлекләргә кышка мул да, сыйфатлы да азык хәзерләүне төп бурыч итеп куйганнар һәм шуңа омтылалар да.
Сенаж салуда әллә ни проблемалар булмаса да, башка эре хуҗалыкларда да, мал асраучы авыл кешеләре дә яңгырлар яву аркасында печән хәзерли алмыйлар әле. Һәркем түземсезлек белән кояшлы эссе, явымсыз көннәрне көтә.
Терлек азыгы (район буенча) хәзерләнергә тиеш
- 42 мең тонна сенаж
- 42300 тонна силос
- 7100 тонна печән
- Бер терлеккә 41 центнер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев