Ринас Сәлимуллин дүрт ел игенчелек белән шөгыльләнә
«Язны да, чәчү эшен дә көтеп алам»,- ди ул
“Җир эшен җиңел димәс идем. Әмма бу эшкә алынганмын икән, артка чигенергә исәп юк”, – ди Биектаудан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Ринас СӘЛИМУЛЛИН.
АГРОНОМ, МЕХАНИК, ФИНАНСИСТ...
Төп һөнәре буенча укытучы ул. Әлмәт физкультура көллиятен тәмамлап, хезмәт юлын Тирсә, Сарсак-Омга мәктәпләрендә физкультура укытучысы буларак башлый. Биш ел эшли дә.
– Ә хәзер мин – агроном да, механик та, финансист та, – дип елмая. Монысы – җир эше белән шөгыльләнү өчен кирәкле белемнәргә ишарә. Менә инде дүрт ел игенчелек юнәле шендә эшли ул.
– Эшне 22 гектар җир алып эшкәртүдән башлаган идем. Бер трактор бар иде ул чакта, – дип сөйли. Ә хәзер җир мәйданнары 400 гектарга якын. Болар – пай җирләре, арендага алган мәйданнар. Техникасы да тулы парк дияргә була: дүрт МТЗ, бер Т-150 тракторы, комбайн, җир эшкәртү өчен кирәкле барлык агрегатлар...
– Дөрес, күбрәк кулланылышта булганны алырга туры килә. Әмма ремонтлап, карап торсаң, сынатмыйлар. Эретеп ябыштыру кебек эшләрне дә үзем башкарам. Югарыда телгә алган һөнәрләргә өстәп, токарь да булырга туры килә, – ди. Шушы еллар эчендә техниканы кую өчен җылы гараж да барлыкка килгән. Ашлыкны саклау өчен амбар да салынган. Ашлык дигәннән, быел беренче тапкыр рапс һәм вика кебек яңа культуралар чәчәргә планлаштыра.
– Баштагы елларда арпа, солы, бодай чәчтек. Узган ел аларга борчак өстәлде. Быел әлеге яңа культураларны да чәчеп карарга исәп. Яшерен-батырын түгел: бодай, арпа кебек бөртеклеләрнең бәясе бик арзан. Мин эш башлаган елларда аларга уртача бәя 12-15 сум булса, узган ел 6-7 сумга кадәр төште. Дөрес, узган ел Сарапул элеваторы белән турыдан-туры килешү төзеп, моннан бераз кыйммәтрәк бәягә сата алдык. Әмма күпкә түгел, – дип сөйли. – Ашаган белми, тураган белә диләрме әле? Шуның кебек керем белән чыгымны һәрчак чагыштырып, көйләп торырга тырышам. Шулай да, әлегә чыгымы күбрәк.
– Җир эшкәртү, чәчү әйләнеше техно логияләрен үтәүне контрольдә тотабыз. Үзем дә бик күп укыйм. Бу юнәлештә эш ләү че җир уллары белән дә киңәшләшәм. Тәҗри бәле белгечләргә дә мөрәҗәгать итәм, – дип дәвам итә. – Бу яклап урынлы киңәшен бирүче һәркемгә ихлас рәхмәтле мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев