Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев урып-җыю кампаниясенә йөз процент әзер
Фермерны быелгы корылык борчый
Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев елның-елында урып-җыю эшләренә районда иң беренче булып керешә. Быел да әлеге традициягә һәм ашлыкны башта егып, аннан гына суктырып алуга тугры калган ул.
– Без фермерлык эшенә 2007 елда керешкән идек. Шуннан бирле һәр елны ашлыкны башта теземнәргә салып, аннан гына суктырабыз. Болай эшләгәндә ындыр табагына һәр бөртек коры килеш урнаштырыла, – ди Марат.
Быелгы корылык бу фермерны да борчый. 14 елга беренче тапкыр мондый яңгырсыз һәм эссе җәйдә сыналдык, ди ул.
Шуңа карамастан аның 550 гектарда чәчкән солы, арпа, бодай басулары, башкаларныкы белән чагыштырганда, күпкә уңдырышлыга охшаган. Җәйрәп ятучы сап-сары иген кырларына, башакларга күз тимәсен!
– Быел әллә ни мул уңышка өметләнеп булмый. Бер гектардан 20-25 центнерга кадәр уңыш чыкса сөенәбез генә. Әмма бу уңыш та безнең комлы туфрак өчен бик яхшы булачак , – ди Марат.
Чагыштыру өчен: узган ел көзге бодайның бер гектарыннан – 38, язгы культуралардан 27 центнер уңыш алган булганнар.
Мондый елда гектарыннан 20-25 центнер ашлык алу өчен дә шактый тир түгәргә, чыгымнар тотарга туры килгәнен яшерми фермер.
– Бөртеклеләрне басуга чәчтең дә, эш бетте түгел шул. Иң башта туфракны тиешенчә эшкәртергә кирәк. Аннан чәчү процессын тиешенчә башкару, бөртеклеләрне туендыру, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы көрәшү мөһим, – ди.
– Бөртеклеләр тулышкан вакытта яңгыр яумавы кызганыч. Шунлыктан алар ваграк, – дип тә өсти.
Фермер быел да кырларына элиталы орлыклар гына чәчкән. “Надежный” сортлы арпаны беренче тапкыр сынаганнар. Бодайныкы да иң уңдырышлы сортлардан саналучы “Ульяновский 105” дигәне.
Маратның урып-җыю кампаниясендә катнашачак техникасы йөз процент әзер. Өр-яңа МТЗ-82 тракторында Андрей Булдаков ашлыкны теземнәргә салуда, “Нива” комбайннарында Марсель Минголов, Ирек Бикеев, Александр Асин бөртеклеләрне суктыруда эшләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев