Салагыштан Миңнехуҗиннар гаиләсе Хөкүмәт ярдәме алды
Алар мини-ферма төзү өчен дәүләт программасында катнаштылар
Фәнис–Миләүшә Миңнехуҗиннар – Салагыш җирлегендә күп мал, кош-корт асраучы гаиләләрнең берсе. 2023 ел башында әлеге җирлектә җыен узган көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, алар хуҗалыгында булып, Хөкүмәт программаларында катнашу тәкъдимен җиткергән иде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән киңәшләшкәннән соң Миңнехуҗиннар мини-ферма төзү программасында катнаштылар. Аларга шушы көннәрдә субсидия акчасы күчте. Фәнис–Миләүшә киләчәктә сыерларының баш санын унбергә җиткерергә уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев