Сөткә бәя төшәчәк, диләр
Соңгы вакытларда редакциягә: “Сөткә бәя бик нык төшәчәк икән дип сөйлиләр. Безне бу борчуга сала. Чөнки авыл җирендә яшәүчеләрнең күпчелегенең төп керемен сөт һәм сөт ризыкларын сатудан кергән акча тәшкил итә. Шул проблемага ачыклык кертергә ярдәм итә алмассызмы?” – дип шалтыратучылар булды
Соңгы вакытларда редакциягә: “Сөткә бәя бик нык төшәчәк икән дип сөйлиләр. Безне бу борчуга сала. Чөнки авыл җирендә яшәүчеләрнең күпчелегенең төп керемен сөт һәм сөт ризыкларын сатудан кергән акча тәшкил итә. Шул проблемага ачыклык кертергә ярдәм итә алмассызмы?” – дип шалтыратучылар булды.
Шушы көннәрдә әлеге мәсьәлә буенча Нарат авылыннан да шалтыраттылар. “Сөтне сату бәясе тотрыклы булгач, сыерлар санын арттырган идек. Әмма бу хәбәрне ишеткәч, төн йокылары качты”, – диләр алар да.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс ГАТАУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
– Бу проблема хакында без хәбәрдар. Аны республика дәрәҗәсендә чишү таләп ителә, чөнки ул бер безнең районга гына хас түгел. 22 март көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында уздырылган киңәшмәдә дә әлеге проблема күтәрелеп, һәр районда эре һәм шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөтнең бәяләре барланды. Алга таба бу мәсьәлә республика җитәкчелеге контроленә алыныр дип өметләнәбез. Ә без, үз чиратыбызда, аңа кагылышлы барлык яңалыкларны даими рәвештә сезгә җиткереп торачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев