Унбиш миллион сум грант отты
Бу Әгерҗе районыннан зур суммада грант откан беренче кооператив
Барҗы-Пельга авылыннан Владимир ГОНЧАРОВ җитәкчелегендәге «Рассвет» кооперативы хөкүмәттән 15 миллион сум күләмендә грант отты. Бу Әгерҗе районыннан зур суммада грант откан беренче кооператив.
Безнең район өчен ят булган фацелия, райграс, овсяница, люцерна үстерү белән шөгыльләнүче Владимир грант акчасын үзенең кырларында үскән әлеге культураларның орлыкларын сатуга кадәр барлык эшләрне башкару өчен цех төзүгә тотачак.
АЛДАН УЙЛАП ЭШ ИТӘ
Владимирга – 35 яшь. 2016 елда фермерлык эшчәнлеген алып бара башлый. Әтисе үрнәгендә кортчылык белән шөгыльләнә. Бу кечкенәдән яраткан шөгыле булса да, заман белән бергә атлаучы егет үзен бөтенләй башка тармакта сынап карый. Сигез ел элек "Эш башлаучы фермер" республика бәйгесендә катнашып, 1,5 миллион сум грант ота, трактор сатып ала һәм биш ел дәвамында 56 гектарда сарымсак үстерү белән шөгыльләнә. Әмма фермер моның белән генә чикләнеп калмый, яңа тармак белән кызыксына башлый. Һәм ул баллы культурадан саналучы фацелия (аны туфракны яхшырту өчен дә үстерәләр), газон өчен кушылмалар, күпьеллык овсяница, райграс, люцерна үстерә башлый. Хәзер 1200 гектарда әлеге культуралар үсә.
– Аларга сорау зур. Бәясе дә, бөртекле культураларныкына караганда, шактый кыйммәт, – ди Владимир.
Фермер елдан-ел техника паркын да яңарта. Ашлык киптергеч, ашлама сиптергеч агрегатлар, узган ел комбайн сатып алган. Орлыкларны эшкәртү җиһазлары да туплый башлаган. Әмма авырлыклар да юк түгел.
– Урып-җыю чорында күңел тынычлыгы югала. Чөнки әлеге культураларның орлыклары өлгерүгә үк җыеп алырга кирәк. Бер көнгә соңару да 30 процент уңышны югалтуга китерә, – ди фермер.
КООПЕРАТИВ ОЕШТЫРА
Моңа кадәр эшләре шулай барган. Туган авылы янындагы һәм Кадрәк басуларында туфрак эшкәртеп әлеге культураларны чәчкән, аларны корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәрткән, җыеп алган, көченнән килгәнчә чистартып, сортларга аерган һәм саткан. Узган елның июлендә "Рассвет" авыл хуҗалыгы тәэмин итү-сату кооперативы оештырган.
– Кооператив төзү авыл җирендә яшәүчеләр өчен отышлы юл дип саныйм. Ул кооператив әгъзалары белән берләшеп эшләүне үз эченә ала. Өстенлекләре: чыгымнарны киметү (техника, орлык, ашлама, ягулык-майлау материалларын берләшеп сатып алу), җитештергән продукцияне эшкәртеп сату, дәүләт ярдәме алу һәм башкалар, – ди Владимир.
Шул рәвешле, яшь җитәкче үз янына эш дәрте белән янучыларны туплаган.
ТӨЗЕЛЕШ ЭШЛӘРЕ БЫЕЛ БАШЛАНА
Ә бер-ике елдан эшләрнең тагын да киңрәк җәелүе күзаллана. Грант акчаларына төзелгән цехта орлыкларны җилгәрү, киптерүдән башлап төргәкләүгә кадәр барлык этаплар уздырылачак һәм сатуга куелачак.
Владимир республика бәйгесендә катнашырга ничек җөрьәт иткән соң?
– Бу уй минем башка берничә ел элек үк килгән иде. Акрынлап үземне әзерләдем һәм бер ел эчендә өч тапкыр катнаштым. Беренчесендә баллар түбән булды, икенчесендә тагын күпмедер җитешсезлекләр ачыкланды. Әмма кул селтәмәдем. Ахырга кадәр барам, дидем. Апрель аенда документлар тапшырганда җиңү өмете бар иде һәм бәхет елмайды, – ди ул.
– Минем тәкъдимне хуплаганнары һәм ярдәм иткәннәре өчен район башлыгы Ленар Нургаяновка, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә рәхмәт, – дип дәвам итә.
Хәзер аның алдындагы төп бурычларның берсе – бер мең квадрат метрлы цехны сафка бастыру. Төзелеш эшләре быел башланырга тиеш. Әлеге эшчәнлек белән биш ел дәвамында шөгыльләнү – төп шартларның берсе. Владимир эшне җайга салганнан соң газон үстерү өчен орлыкларны маркетплейслар аша да сатарга планлаштыра. Монысы да авыр булмасына ышана. Чөнки аның балны нәкъ менә шундый юл белән сату тәҗрибәсе бар инде.
– Хыялың бар икән, аны тормышка ашыру юллары күп. Иң мөһиме, курыкмаска һәм тәвәккәл булырга кирәк, – ди Владимир.
Ул кортчылык белән шөгыльләнүен дә дәвам итә. Анысында төп ярдәмчесе – әтисе Иван Андреевич.
– Гаиләм дә, әтием дә миңа һәрчак теләктәшлек күрсәтәләр. Янәшәмдә якыннарым булганда авырлыкларны җиңеп алга барырмын дип ышанам, – ди Владимир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев