Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Урак батырлары бүгенге көнгә кайда һәм күпме ашлык суктырган (ИСЕМЛЕК)

    Урып-җыю көндәлеге

    13 августка Әгерҗе районы кырларында 8500 гектарда (үтәлеш – 31 процент) урып-җыю эшләре башкарылган. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте кырларында 4700 гектардан (29 процент) 12011 тонна бөртеклеләр суктырылган. Уртача уңдырышлылык – 25,5 центнер. 

    “Наҗар“ ширкәтендә 275 гектарда (36 процент) эш төгәлләнгән. Ындыр табагына 698 тонна ашлык кайткан. Уңдырышлылык – 25,4 процент. 

    “Сарсак-Омга“ ширкәтендә 689 гектардан (70 процент) 974 тонна бөртеклеләр җыелган. Уңдырышлылык – 19,3 центнер. 

    “Тугызбуй“ ширкәтендә 750 гектарда (15 процент) эш башкарылган. 1875 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык 25 центнер тәшкил итә. 

    Фермер хуҗалыкларында һәм шәхси предприятиеләрдә 2068 гектардан (41 процент) 5100 тонна ашлык җыелган. Уңдырышлылык – 25 центнер.  

    Бүгенге көнгә “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте буенча урак батырлары:

    Рәис Баһаветдинов – 532 тонна

    Илдус Гыйльмугаянов – 514 тонна

    Владимир Красильников – 505 тонна

    Илшат Галләмов – 485 тонна

    Әнис Кашапов - 456 тонна

    Эрнест Ганиев - 440 тонна

    Адиль Мәрданов - 423 тонна

    Анатолий Трефилов - 389 тонна

    Кирилл Михайлов - 375 тонна

    Ренат Әхмәдишин - 352 тонна

    Гадель Ягфаров - 350 тонна

    Вячеслав Пастухов - 328 тонна

    Илназ Хузин - 309 тонна

    Раил Сизов - 277 тонна

    Рөстәм Закиров - 225 тонна

    Анатолий Самарин - 200 тонна

    Вячеслав Чебаев - 125 тонна

    Рамил Шәйдуллин - 113 тонна

    Илшат Каиров - 92 тонна ашлык суктырганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: