Ветеринария белгечләре котыру чиренә каршы бушлай прививка ясыйлар
Узган ел Әгерҗе районы территориясендә котыру чиренең бер очрагы булды. Варкләд-Бодьяда котырган төлке этне тешләде. Әле ярый, эткә прививка куелган иде.
Былтыр 1902 эт, 1904 песигә вакцина ясалды.
Россия төбәкләрендә, шул исәптән күрше Удмуртияд,ә котыру очраклары баш калкытканлыктан, хайваннар өчен генә түгел, кешеләргә дә куркыныч әлеге чир турында тагын бер кат кисәтәсебез килә.
Котыру чире – үлем белән тәмамланучы кискен вируслы йогышлы авыру. Чир күп очракта авыру терлекнең селәгәе аша күчә. Чирне күчерүчеләр булып кимерүчеләр, төлкеләр, бүреләр, эт һәм песиләр тора. Котыру вирусының күпләп баш калкыту очраклары яз, көз, кыш айларына туры килә. Бу аларның үрчү чоры белән бйәле. Вирус түбән температурада да саклана.
Әлеге авыруны йоктырмас өчен кешенең сукбай һәм кыргый җәнлекләр белән бәйләнештә булуыннан сакланырга кирәк. Йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививка куелган булырга тиеш. Бу – һәр хуҗаның бурычы.
Терлек авырып киткән очракта, бигрәк тә котыру чире билгеләре (селәгәй агу, йоту авырлашу, көзән җыеру) барлыкка килгәндә кичекмәстән ветеринария табибына мөрәҗәгать итегез. Үз белдегегез белән дәваламагыз. Бу сезнең йорт хайваны өчен генә түгел, үзегез өчен дә куркыныч.
Узган ел район территориясендә котыру чиренең бер очрагы булды. Варкләд-Бодьяда котырган төлке этне тешләде. Әле ярый, эткә прививка куелган иде. Сүз уңаеннан: былтыр 1902 эт, 1904 песигә вакцина ясалды. Ветеринария белгечләре быел да котыру чиренә каршы бушлай прививка ясыйлар. Бу – әлеге куркыныч чирдән саклануның бердәнбер юлы. Йорт хайваннары хуҗаларын әлеге киңәшкә колак салырга чакырабыз. Шулай ук йорт хайваннарына, кыргый җәнлекләргә карата игътибарлы булыгыз.
Белешмәләр өчен телефон: 24613.
Ольга АКУЛОВА,
район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев