Виктор Вотяков: «Менә инде 20 ел һәрвакыт чабышларда катнашам..»
Аның Әгерҗедә, район авылларында, Ижауда, Чаллыда, хәтта Пермь краенда чыгыш ясаган бар
Сабантуйлар җитә башласа, һәркемнең күңеле мәйданга ашкына башлый. Чөнки ул – очраштыру, күрештерү бәйрәме генә түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау мөмкинлеге дә. Соңгысына килгәндә, бәйгеләрдә катнашучының күңеле үзгә җилкенәдер. Бу хакта аларның үзләреннән сорарга булдык.
Виктор ВОТЯКОВ, Әгерҗе шәһәре:
– Мин 10 яшемдә данлыклы ат хуҗасы Фәнил Латыйпов җитәкчелегендә спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Шул ук елны “Резвая” юртагында Сабантуйда ат чабышында да катнаштым. Беренче бәйге минем өчен уңышлы тәмамланмады: без финишка килеп җитә алмадык. Әмма бу яраткан мавыгуымнан аерылу өчен сәбәп булмады, киресенчә, тагын да үҗәтләнебрәк шөгыльләнә башладым. Менә инде 20 ел һәрвакыт чабышларда катнашам. Әгерҗедә, район авылларында, Ижауда, Чаллыда, хәтта Пермь краенда чыгыш ясаган бар. Бүләкләрнең дә төрлесен алдык: микродулкынлы мич, суыткыч, телевизор... Ә бер елны колын белән компьютер биргәннәре – хәтердә.
Хәзер ярымтокымлы, Лорелай кушаматлы үз юртагым да бар. Быел да бергәләп чабышларга әзерләнәбез. Эштән кайткач, тренировкаларга чыгабыз. Юртагым алда җитди сынаулар көткәнен яхшы аңлаган хәлдә хәтта кайбер көннәрне биргән ризыкны да ашап бетерми. Шул рәвешле, үзен формага китерә, ярышларга әзерли.
Чабышларны исән-имин уздырырга язсын. Иң мөһиме, гадел ярышлар булсын. Чөнки гадел булмаган ярышны кешедән бигрәк малкай ныграк тоя һәм борчыла, әлбәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев