Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылларда сугым чоры башланды

    Газета укучыларыбыз кышка итлек запас әзерләгәнме әле?

    Көннәр чагыштырмача җылы торса да, авылларда сугым чоры башланды инде. Газета укучыларыбыз кышка итлек запас әзерләгәнме әле? Бу юлы аларга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    Гөлсәрия МУЛЛАНУРОВА, Кичкетаң авылы:

    – Без малны ел дәвамында чалабыз. Быел да март аеннан суя башлаган идек, соңгысы декабрьгә калыр, мөгаен. Чалган саен терлекнең арт ботын, кабыргаларын үзебезгә калдырабыз, калган өлешләрен сатабыз. Ә арткы ботын иттарткычтан чыгарып, фаршын туңдыргычка куябыз, сөяк өлешләрен шулпа өчен файдаланабыз. Мин бавырны да иттарткычтан чыгарып, майонез чиләкләренә тутырып куям. Аннан  бавыр “коймагы” пешерү өчен кулланам.

    Терлек чалу эшләрен үзебезнең Яшьләр урамы ирегетләре бергәләп башкаралар. Әле ярый, читтән чакырасы юк дип сөенәбез. Чөнки бу эш өчен байтак кына акча түләргә кирәк бит хәзер.

    Без чалынган терлекнең бер өлешен дә әрәм итмибез. Эчәгесен яхшылап чистартып, урамдагы казанда пешекләгәннән соң, иттарткычтан чыгарып шарчыклар ясыйм да суыткычка куям. Соңыннан файдалану өчен бик җайлы ул. Түш һәм корсак итеннән  кабымлыклар әзерлим, тушенка да ясыйм. Әнә шулай, ел әйләнәсенә җитәрлек ризык әзерләргә була иренмәгән очракта.

    Резидә ХАЛДИЕВА, Әгерҗе шәһәре:

    – Шәһәрдә яшәсәләр дә, безнең Хөршинур әнкәй белән Вәсил әткәй гомер-гомергә 
    мал асраганнар. Бу традицияне хәзер без дәвам итәбез. Менә инде 30 елдан артык кышка үзебез тәрбияләгән терлекне чалабыз. Дөрес, ул арзанга төшми. Чөнки печән, ашлык кебек төп терлек азыгын сатып алабыз. Бакчабызда үскән яшелчәнең үзебездән артканын малга ашатабыз. Махсус азык чөгендере дә утыртабыз. Без, гадәттә, азыкны һәрчак пешереп ашатабыз. Мәшәкатьле булса да, ите тәмле. Үзебез чалган малдан балаларыбызга да өлеш чыгарабыз. Әнә шулай, барыбызга да җитә ул. Монысын чалуга, алдагы ел өчен терлек алып куябыз. Абзарыбыз ел әйләнәсе буш тормый, шөкер.

    Розалия АПАНАЕВА, Иж-Бәйки авылы:

    – Яшьрәк чакларда абзар тутырып мал асрасак та, сәламәтлек какшагач, соңгы елларда итне сатып ала башладык. Гадәттә, белгән кешедән, танышларыбыздан алабыз. 

    Берничә ел рәттән авылдашыбыз Филисә Мозаффаровадан алган идек. Быел Айсинә апа Исхаковадан тана ите сатып алдык. Һәркайсының да ите бик тәмле, рәхмәт яусын. Авыл кешесе иренми бит ул, җиренә җиткереп тәрбияли. Малны чалганда, эшкәрткәндә дә тиешле таләпләрне үти.

    Итне суыткычка тутырып куйдык. Раббыбыз сәламәтлек биреп, исән-имин ашарга язсын.    

    *    *    *

    Ит сатучыларның сүзләренә караганда, быел сыер итенең уртача бәясе – 330-370 сум. Алгы ботын – 380, арткысын 400 сумнан сатучылар да бар.   

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: