Африка чумасы дуңгызларны сагалый
Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның йогышлы авыру
Татарстанда дуңгызларда африка чумасы күзәтелмәсә дә, бу әлеге проблемага игътибарны киметү өчен сәбәп булып тормый.
Африка чумасы белән авыру очраклары күрше төбәкләрдә – Мари Иле республикасында, Чуашстанда, Түбән Новгород өлкәсендә бар. Әлеге авыруны дәвалау аша һәм вакцина белән җиңеп булмый. Аның таралуына бары тик катгый карантин чаралар гына чик куя ала.
Россиядә әлеге вирусның таралуы 2007 елдан бирле күзәтелә. Шушы еллар эчендә йөз меңнәрчә дуңгыз юкка чыгарылды.
Кеше өчен әлеге авыру куркыныч түгел, әмма ул бик зур икътисади зыян алып килә. Чөнки зарарлану учагындагы барлык терлек юкка чыгарылырга тиеш. Карантин бетерелеп бер ел вакыт узганнан соң гына кабат дуңгыз асрарга рөхсәт ителә.
Бер генә хуҗалыкта африка чумасы диагнозы расланган очракта да торак пунктындагы барлык дуңгызлар бетерелә.
Әлеге чирне кисәтү өчен дуңгыз үрчетүче хуҗалык башлыкларына түбәндәге киңәшләрне истә тоту һәм үтәү мөһим:
- дуңгызларга азык калдыкларын пешереп кенә ашатырга;
- аларны иреккә чыгармыйча, билгеле урыннарда гына тотарга;
- йорт дуңгызлары яки кыргый кабаннар үлгән очракта бу хакта ветеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итәргә;
- дуңгызларны һәм терлекчелек продуктларын рөхсәт ителмәгән сәүдә нокталарыннан алмаска.
Хәлне контрольдә тоту максатыннан ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызчылык һәм кошчылык продукцияләрен, аларның каннарының пробаларын, патматериалны Казанга лабораториягә җибәреп торалар.
Әлеге авыруга шик туган очракта кичекмәстән бу хакта втеринария берләшмәсе белгечләренә хәбәр итәргә һәм шикле дуңгызны сәламәтләреннән аерырга кирәк. Шулай ук андый терлекне чалу, аларның продуктларын куллану да тыела.
Африка чумасы белән бәйле сораулар килеп туган очракта ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итүегез сорала. Телефоннар: 24613, 24642.
Белешмә:
Дуңгызларның африка чумасы – йорт һәм кыргый дуңгызларның йогышлы авыруы. Авыру йоктырган дуңгызларның барысы да диярлек һәлак була. Инфекция чыганагы булып авыру терлек тора. Бу авыру терлек азыгы һәм су, һава, терлекләрне тәрбияләү әйберләре аша йога.
Ольга АКУЛОВА, Әгерҗе ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев