Алар – Исәнбайда мини-ферма төзегән беренче гаилә
Дүрт йөз мең сум субсидия алганнар
Бүгенге көндә Тукмановлар өч баш сыер асрыйлар. Мини-ферма төзү программасының шарты буенча алар бер ел эчендә сөтлебикәләр санын сигезгә җиткерергә һәм биш ел дәвамында баш санын сакларга тиеш. Димәк, тиздән Сандугач, Карлыгач, Зорька янына тагын биш баш сыер өстәләчәк.
Район, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, ел башында авылларда күп мал асраучылар, эшмәкәрләр һәм актив яшь гаиләләр белән очрашулар уздырып, шәхси хуҗалыкларны үстерергә ярдәм итүче программаларның өстенлекләре турында аңлату эшләре алып барганнар иде.
– Әлеге җыеннарның файдасы зур булды. Алдагы еллар белән чагыштырганда, мини-ферма төзү, буаз тана, кош-корт сатып алу, атлар асраган өчен тәгаенләнгән программаларда катнашырга теләк белдерүчеләр cаны бермә-бер артты, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
Мини-ферма төзү программасы буенча абзар салып, терлек санын арттырырга теләгән райондагы тугыз гаиләгә шушы көннәрдә субсидия кайткан. Шуларның берсе – Исәнбайдан Илшат–Гөлназ Тукмановлар.
Узган елның җәендә алар абзар төзү эшенә керешәләр. Исәнбайда җыен узган вакыт нәкъ менә маллар “йорты“ сафка баскан чакка туры килә.
– Җитәкчеләр бик аңлаешлы итеп, төгәл мәгълүмат җиткерделәр. Җыен вакытында ук үзебезне сынап карау теләге туды. Ул көнне җыелыштан соң калып, белгечләрдән бөтен сорауларга җавап алдым, – ди Илшат.
Документлар җыю, тутыру эшендә авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренең зур булышлыгын тоялар.
– Дилүс Гаскәрович, аның урынбасары Ленар Сабиров, район һәм авыл җитәкчеләренә рәхмәтебез зур. Аларның ярдәме белән документлар туплауда бер авырлык та тоймадык, – ди йорт хуҗасы.
Сигез башка исәпләнгән мини-ферма маллар белән тулы бүген. Өч баш сыер, таналар, үгезләр асрыйлар Тукмановлар.
– Күп еллар инде мал санын бер дистәдән киметкәнебез юк. Сыерларның баш саны бишкә җиткән вакытлар да булды. Авыл җирендә терлек асрамый яшәүне күз алдына да китермибез. Безнең төп керем чыганагы ул, – ди Гөлназ.
Сүз уңаеннан: Илшат Марс улы авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар җитәкче булып эшләде. Гөлназ – “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Исәнбай“ бүлекчәсендә бухгалтер вазифасын башкарды.
Төп шөгыльләре итеп мал асрауны сайлаган хуҗалар, гадәттә, абзар төзегәндә кул көчен киметүне, шул рәвешле эшләр өчен аны уңайлы итүне төп максат итеп куялар. Тукмановлар да шулай иткәннәр. Озын улакларга азыкны берьюлы салып чыгалар. Суны шлангтан гына агызалар. Тирес транспортер ярдәмендә түгелә.
– Мал карау әллә ни күп вакытны да алмый, авыр да түгел, – ди Илшат.
Гөлназ әлегә сыерларны кул белән сава. Баш саннары арткач, аппарат белән савуга күчәм, ди.
Сыерларны да ничек алырбыз икән дип баш ватмыйлар алар. Тиздән үзләренең ике таналары бозаулар вакыт җитә. Калганнарын сатып алу өчен субсидия акчаларыннан файдаланачакбыз, диләр. Димәк, сөтлебикәләр санын сигезгә җиткерү бу гаилә өчен проблема булмаячак.
Сөтне Рәис Мөхәммәдиевның “Дуслык“ кооперативына да тапшыралар, авылдашларга да саталар Тукмановлар. Көн саен 40 литрга якын сөт савам, ди Гөлназ. Сөтлебикәләр җәй буе көтүгә йөриләр.
– Авылыбызда ике көтү. Безнең очта мал саны азрак булу сәбәпле, 1,5 айга бер тапкыр чыгарга туры килә. Быелгы сезонда өч тапкыр өчәр көн көттек инде, әле тагын ике тапкыр чыгарга туры килер, – ди Илшат.
– Шунысын да әйтергә кирәк, һәр эштә төп терәгебез – балалар, – ди Гөлназ. – Алабугада укучы студент кызыбыз Ильвина да, 4 сыйныфта укучы улыбыз Илназ да мал карау һәм башка эшләрдә бик теләп ярдәм итәләр.
Печән-ашлыкны сатып алып мал асрауның әллә ни файдасы юклыгын да яхшы аңлыйлар Тукмановлар. Шуның өчен үзләренең, туганнары һәм кайбер авылдашларның пай җирләрен рәсмиләштереп, гаилә дуслары Раил–Гөлфинә Симаковлар белән берләшеп 20 гектарда күпьеллык үлән үстерәләр. 30 гектарга көзен арыш чәчкән булганнар.
– Арышның бер гектарыннан 30 центнерга якын уңыш чыкты. Печәнне дә ике хуҗалыкка җитәрлек күләмдә әзерләдек. Артыгын саттык та, – ди Илшат.
Быел чәчүлек мәйданнарын тагын да арттырганнар. Аңа язын арпа чәчәргә планлаштыралар.
– Печән, чәчүлек җирең булгач, аларны эшкәртү өчен кирәкле техника һәм барлык агрегатларның булуы да мөһим. Без дә тулы комплект булдырдык, – ди Илшат.
Бу көннәрдә алар җир эшкәртеп арыш чәчүне төгәләгәннәр. Әлеге эштә Исәнбайның ветеран механизаторы Зәниф Гыйльфанов ярдәм иткән.
Киләчәктә чәчүлек мәйданнарын тагын да арттырырга исәпләре барын да яшерми. Әмма хәзергә ашлык куярга склад булмау аяк чала, ди ул.
Белешмә:
Быел районда 19 гаилә мини-ферма төзү буенча Хөкүмәт программасында катнашырга теләк белдергән.
Шушы көннәрдә тугыз гаилә субсидия алган.
Район комиссиясе, тагын биш мини-ферма төзелешен кабул итеп, документларын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына юллаган.
Заявка биргән калган хуҗалыклар буенча эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев