Авыл мәктәпләре укучылары Бөтенроссия «АгроНТИ» конкурсында катнаша алалар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан дәүләт аграр университеты һәм Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә авыл мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия «АгроНТИ – 2019» конкурсы үткәрә.
Конкурста авыл һәм кечкенә шәһәрләр (50 мең кешегә кадәр халкы булган) мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Конкурс өч яшь катеориясе һәм дүрт юнәлеш буенча уздырыла:
• Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);
• Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштарылган идарә итү системалары);
• Агрокосмос (стратегик карарлар кабул итүне автоматлаштыру өчен геостационар белешмәләрне эшкәртү);
• Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика).
Конкурста катнашу өчен әзер эшләнмәләр тапшыру таләп ителми.
Моның өчен 1 апрельгә кадәр kids.agronti.ru/ рәсми сайтында теркәлү җитә. Һәр катнашучы барлык дүрт юнәлеш буенча да теркәлә ала. Һәр юнәлеш буенча вәзгыяти биремнәр яисә тестлар тәкъдим ителә.
АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында 4 этапта үткәрелә: читтән торып уздырыла торган төбәк этабында катнашучылар, яшь төркеменә карап, тестлар узалар һәм сорауларга җаваплар бирәләр, ул 2019 елның 1 – 25 апрелендә уза.
Читтән торып уздырылган төбәк этабында җиңүчеләр Казанга килеп, Казан дәүләт аграр университеты базасында (очно) уздырыла торган этапта катнашалар, ул 2019 елның 13 – 14 маенда уза. Биредә мәктәп балаларына командалы вәзгыяти биремнәр биреләчәк, алар мөстәкыйль рәвештә үзләренең агрокоптерларын, роботларын һәм метеҗайланмаларын җыя алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев