Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авылдагыларны сак булырга чакыралар

Болар - карантин объекты

Чәчү вакытлары узды, яңгырлар явып кояш нурлары җитәрлек булганда культуралы үсемлекләр тизрәк үсеп китә һәм уҗымнар белән бергә чүп үләннәре дә тиз арада үрчи. Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән кайткан орлыкларга ияреп безнең өчен карантин объекты булган орлыклар да кайтырга мөмкин, дип хәбәр итә дәүләт инспекторы М.Фәттахов.

Бигрәк тә кукуруз, рапс һәм башка төрле орлыкларда амброзия, повилика дигән карантин чүп орлыгы ияреп кайтырга мөмкин. Амброзия дигән үсемлек басуларны чүпкә батыра, хайваннар өчен агулану очраклары булса, кешеләр өчен поллиноз дигән аллергия авыруы китереп чыгара.

Хуҗалык җитәкчеләре, башка белгечләр вегетация чорында басуларны күзәтеп торырга тиеш. Чит-ят үсемлекләр күренгән вакытта Россельхознадзор идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казандагы телефон 88432776829.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев