Авылларда график буенча техник күзәтү уздырыла
Шәхси хуҗалыкларда техника саны арта
Соңгы вакытларда әле бер, әле икенче авыл янындагы буш мәйданда бер рәткә тезелгән тракторларны күрергә була. 4 майдан башлап авылларда график буенча шәхси авыл хуҗалыгы техникасына – үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник күзәтү уздырыла.
ТИЗ ҺӘМ УҢАЙЛЫ
– Билгеләнгән тәртип буенча, һәр трактор хуҗасы безгә килеп техник күзәтү узуга гариза тапшырырга, дәүләт пошлинасы түләргә һәм үз техникасын тикшерүгә алып килергә тиеш. Техник күзәтүне урынга барып уздыру әлеге мәсьәләне күпкә җиңеләйтә. Авыллар буенча график ел башында ук төзелеп, район башкарма комитеты җитәкчелеге, хәрби комиссариат, аннан безнең җитәкчелек тарафыннан раслана, – дип сөйли ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов.
Һәр үзйөрешле машина һәм тагылманың теркәү турындагы таныклыгы һәм, әлбәттә, техник халәте тикшерелә, трактор белән идарә итүгә хокук, ягъни “права” барлыгы исәпкә алына.
Тулаем алганда, быел да техник күзәтү уздыру тәртибе үзгәрешсез калган. Шулай да бер уңайлылык турында әйтми мөмкин түгел . Ул да булса, дәүләт пошлинасын онлайн түләү.
– Без Дәүләт мәгълүмати системасы (ГИС) аша эшлибез. Электрон квитанция дә, түләгәнлеккә чек та әлеге система аша формалаштырыла. Тиз дә, уңайлы да, – ди Камил Вәгыйзович.
БЕР САФТА
Техник күзәтүне күп авылларда уздырганнар инде. Узган җомгада Сарсак-Омгада булганында без дә катнаштык. Карау мәйданына 15 трактор тезелеп куелган иде. Калганнары чәчүдә эшли, диделәр. Кайберләренең техник күзәтү срогы килеп җитмәгән.
– Безнең авылда шәхси хуҗалыкларда 47 трактор исәпләнә. Узган ел гына 30дан артык иде. Тракторлар саны арта. Димәк, яхшы керемле хуҗалыклар саны да күбәя, – ди авыл җирлеге башлыгы Тамара Николаева.
Тырыш хуҗалар үз тракторлары белән авыл җирлегенә дә ярдәм итәләр. Әйтик, өмәләрдә катнашалар, җирле чиркәүне торгызуга булышалар.
Беренчеләрдән булып Альфред Байковның тракторы тикшерелде. Әтисе белән бергә аның олы ярдәмчесе – 4 сыйныфта укучы улы Алеша да килгән. Ул, кечкенәдән техника янында кайнашып, “хезмәт тәмен” белеп үсә.
– Безнең 28 гектар җиребез бар. Күп итеп терлек асрыйбыз, – дип сөйли Альфред Васильевич. – Шуңа тракторга да эш җитәрлек. Чәчү һәм уңышны җыеп алу кебек чорларда колхозга да ярдәм итәбез.
Колхоз дигәне – “Сарсак-Омга” хуҗалыгы. Сүз уңаеннан, техник күзәтү уздыру мәйданына хуҗалык җитәкчесе Разиф Харисов та килгән иде. Зур хуҗалыкларда техник күзәтү чәчү башланыр алдыннан, 10 майда ук уздырылса да, чарада сарсакомгалыларга теләктәшлек күрсәтү максаты белән катнаша ул. Чыннан да, авыл кешеләре кызу чорда шәхси тракторлары белән бик нык ярдәм итәләр, ди.
Александр Гордеевның тагылмага да документлары бар. Аның беренче тракторы колхозлар таралган вакытта ук барлыкка килгән.
– Башта үзебез ясаган тракторда эшләдем, аннан Т-40, соңрак “Беларус” алдым. Тагылманы да үз кулларыбыз белән ясадык. Кечкенә эшләр өчен мотоблок бар. Техникадан улым Анатолий белән бергәләп файдаланабыз. Бергә ремонтлыйбыз, техник күзәтүгә әзерлибез, – дип сөйли уңган хуҗа.
Юрий Васильев та үзенең кечкенә тракторын карап-майлап кына торам, ди. Аның да корыч атына 8 ел икән инде. Кечкенә булса да, уң кулыбыз, ди ул.
– Культиваторы да, бәрәңге утырту, өю җайланмалары да бар. Печән кысу җайланмасы да алса, тулы комплект булачак, – дип елмаялар авылдашлары.
Әнә шулай, Сарсак-Омгада да, башка авылларда да техник күзәтү күтәренке рухта узды.
Ә без исегезгә төшерәбез: һәр техника да мондый күзәтүне узарга тиеш. Төзек булмаган машина куркыныч чыганагына әверелә. Техник күзәтү узмаган өчен административ җаваплылык та каралган. Ул да булса, 500-1000 сум штраф. Ә даими тәртип бозучылар 6 айга “права”дан да колак кагарга мөмкин.
Белешмә:
Районда барлыгы 1298 үзйөрешле машина исәпләнә.
Шулардан 618 трактор һәм 248 тагылма – шәхси хуҗалыкларда.
Иң күп техника – Тирсәдә. Анда 93 берәмлек исәпләнә. Көчектә – 54, Сарсак-Омгада – 47, Исәнбайда – 45, Бимада 44 техника бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев