Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Азат Вәлиев сөтчелек мегафермасында һәм “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте басуларында булды

Мегаферма контрольгә алынды

Чәршәмбе көн район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы җитәкчесе Дилүс Гатауллин Яңавылдагы сөтчелек мегафермасында һәм “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте басуларында булдылар. 

Соңгы елларда мегафермада эш күрсәткечләренең түбән тәгәрәве җитәкчеләрне борчуга салган иң житди проблемаларның берсе иде. Малларның үлеме, тояк авыруы таралуы, белгечләрнең дә, эшчеләрнең еш алышынып торуы сөтнең кимүенә, яшь терлекләрнең авырлыгы артмауга, аларның баш саны кимүенә китергән төп сәбәпләр булдылар. 

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенә дә, мегафермага да яңа җитәкчеләр килү, “Ак Барс Холдинг“тан белгечләр җибәрелеп, аларның һәр эшне контрольдә тотуы нәтиҗәсендә соңгы бер-ике айда уңай үзгәрешләр сизелә башлаган. 

–    Ветеринарлар тарафыннан мегафермада тояк авыруына каршы көрәш алып барыла. Барлык мөгезле эре терлекләрнең тояклары киселде, тиешле дәвалау чаралары график нигезендә уздырылып барыла, – дип таныштырды мегаферма җитәкчесе Николай Морозов. 

Якын киләчәктә биредә ике бозау абзары төзү дә күздә тотыла. Аларның һәрберсе, 1,5 мең квадрат метр тәшкил итеп, 300әр баш сыйдырышлы булачак. Хәзерге вакытта проект төзү эшләре башкарыла. 

Быелның дүртенче кварталында һәм 2021 ел башында мөгезле эре терлекләр санын арттыру да планлаштырыла. Ике мең баш сыер асрарга мөмкинлек булса да, хәзерге вакытта мегафермада нибары 1260 баш кына исәпләнә. Тагын ике мең баштан артыгы – бозаулар. 

Бүгенге көндә биредә һәр сыердан 16,2 кило сөт савыла. Көн саен хөкүмәткә 20,4 тонна сөт озатыла. 

–    Сөт саву күләмен 25 тоннага җиткерү – көн кадагында торган мәсьәләләрнең берсе, – ди Николай Морозов. – Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Азык запасы мулдан. Бүгенге көнгә 13 мең тонна сенаж, 1200 тонна печән хәзерләнде. Әле силос саласыбыз бар. 

Әмма хәл итәсе проблемалар да юк түгел. Шуның иң үзәккә үткәне – кадрлар мәсьәләсе, ди җитәкче. 

–    Белгечләр, сыер савучылар, эшчеләр җитми. Мегафермада 90 кеше эшләргә тиеш, әмма бездә эшчеләр белән тәэмин ителеш 65 процент кына, – ди ул. 

Сөтчелек комплексында хезмәт хакы да зарланырлык түгел, диләр. Сыер савучылар уртача 25-27 мең сум алалар икән. Әмма аны түләү буенча тоткарлыклар бар әле. “Нәүрүз“ ширкәтендә апрель аена гына хезмәт хакы бирелгән. 

Мегаферма белән танышканнан соң, Азат Вәлиев, түгәрәк өстәлдә артында җитешсезлекләрне атап, аларны чишү юллары барланды. Якын киләчәктә эш барышын күзәтү өчен ул бирегә тагын киләчәген әйтте. 

Җитәкчеләр агрофирманың көзен бөртеклеләр чәчеләчәк басуларын да карадылар. Бу көнне тугыз трактор Варкләд-Бодьяның күпьеллык үлән үскән кырларында сөрү эшләрен башкара иде. Гомумән алганда, агрофирмада көзен алты мең гектарда бөртеклеләр җир куенына салыначак. Бер механизаторның көнлек сөрү планы алты гектар тәшкил итә. Норманы арттырып үтәгән очракта кызыксындыру чаралары каралган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев