Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ферма бетерелеп “Пеләмеш“ бүлекчәсе хезмәтчәннәре эшсез калмасмы

Бу атнада “Пеләмеш“ бүлекчәсендә “Агрофирма–Әгерҗе“, район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре катнашында җыелыш узды. Аның барышында авыл хезмәтчәннәре алдына күп кенә сораулар куелды.

НИ ӨЧЕН?

  • Минем  җыелышны саннардан башлыйсым килә, – диде “Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев. – Бүген агрофирмада сезнең авылдан 63 кеше хезмәт куя. Аларның күпчелеге – терлекчеләр. Бүлекчәдә 488 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200 башы – сыерлар. Аларны саву 10 доярка җаваплылыгында.  Узган ел бу вакытта һәр сыердан көндәлек савым 12 кило тәшкил итсә, быел – 6,1 кило. Югыйсә, сыерлар да бозаулап тора. Ә савым ике тапкырга диярлек кимегән. Нәтиҗәдә, Хөкүмәткә көн саен нибары 1200 тонна тирәсе сөт озатыла.

Контроль савым уздырган вакытта ун литр сөт бирә торган сыерларның бармак белән генә санарлык булуына игътибар иттем. Күбесенең күрсәткече әлеге дә баягы 6 килодан артмый.

Моның өстенә, 80 сыерның маститлы булуы да ачыкланды. Монысы да – сыер савучының үз эшенә салкын каравы нәтиҗәсе. Савып бетермәгән очракта сыерның әлеге чир белән авыруын көт тә тор.

Шушы көннәрдә генә сезнең бүлекчәдә савыла торган сөттән антибиотик та чыкты. Ә мондый сөтне бүгенге көндә беркая да кабул итмиләр. 

Боларга өстәп, ике-өч сыер савучының юньләп эшкә йөрмәве, сыерларны тиешле итеп ашатмавы һәм саумавы да мәгълүм. Ни өчен? Менә шуны белү теләге биредә кичекмәстән җыелыш уздырырга этәрде дә инде, – дип  ачынып сөйләде җитәкче. 

 

НИЧЕК ЯШӘРГӘ?

Ә хәзер шушы шартлардагы икътисади күрсәткечләргә күз салыйк, – дип дәвам итте Радик Мәүлиев. –  Узган ел сөтнең бәясе 27 сум булган, быел – 19 сум. Аның каравы, дизель ягулыгының бәясе, узган ел белән чагыштырганда, 10 сумга артты. Әлеге саннар гына да быел чыгымнарның керем белән чагыштырганда күпмегә артык булуын күзалларга ярдәм итәдер. Җыеп кына әйткәндә, сөттән кергән керем хезмәт хакы һәм салым түләргә генә җитә. Моның өстенә, электр энергиясе, ягулык, запас частьларга киткән чыгымнар һәм башкалар. Бүген биредәге рентабельлек – минус 48 процент. Бу өлкәдә бераз гына аңлаган кешеләргә мәгълүмдер: рентабельлек минус өч процент булганда да предприятие ябыла.

 

ФЕРМА ЯБЫЛСА, НИШЛӘРСЕЗ?

  • Ферма ябылган очракта сез барыгыз да эшсез калачаксыз. Ә сезнең артта – ничәмә-ничә гаилә, бала. Фермалар ябылу шәхси хуҗалыкларда да мал саны кимүгә китерәчәк. Димәк, бу яклап та керем калмый. Алга таба ничек яшәрсез? – дип кушылды сөйләшүгә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. – Пеләмешлеләр эш ягыннан гомер-гомергә башкаларга үрнәк булдылар. Мин ышанам: сезнең арада бүген дә үз эшен намус белән башкаручылар күптер. Әмма берничә кешенең эшкә салкын карашы, бер кашык дегетнең бер мичкә балны бозарга сәләтле булганы кебек, бөтен бүлекчәгә карата тискәре фикер уята.   

 

ГОРУРЛЫК КАЙДА?

  • Без бит –  данлыклы “Россия“ колхозчылары. Элек-электән Пеләмеш халкы эш ягыннан үрнәк булды. Кая киткән бездәге горурлык? Ферма бетсә, басулар чәчелмәячәк дигән сүз. Ә бу акрынлап авылның бетүенә китерәчәк, – дип дәвам итте Бима авыл җирлеге башлыгы Владимир Шамеев. –  Ферманың бетүенә юл куярга ярамый. Мин хезмәтчәннәргә кимчелекләрне төзәтергә вакыт бирергә кирәк дип уйлыйм.

 

ТАГЫН НИНДИ ЧАРАЛАР КҮРЕРГӘ?

  • Ә мин элеккеге тәҗрибәле сыер савучылар белән берлектә махсус дружиналар оештырырга тәкъдим итәм. Бәлки, алар намуссыз терлекчеләргә йогынты ясый алырлар, – диде Радик Мәүлиев. – Элек сыер савучылар фермаларда, картлар әйтмешли, куна-төнә эшләгәннәр. Сыерлары чиста, караулы булган. Югыйсә, сыер чистартыр өчен махсус инструментлар да кайтарттык. Аларны кулланучы гына юк.

Ферманы саклап каласыгыз килсә, авылыгыз белән тырышырсыз дип ышанабыз. 

ххх

Җыелышта кемдер эшкә йөрмәүче сыер савучыларны вазифасыннан азат итү, кайберәүләр административ җаваплылыкка тарту тәкъдиме белән дә чыкты. Нәтиҗәдә, мари хезмәтчәннәренә кимчелекләрне төзәтү өчен 1 майга кадәр вакыт бирелде. 

Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев