Әгерҗе игенчеләре мул уңышка өметләнәләр
Уракны оешкан төстә башкаралар
Районыбыз игенчеләренең уракка төшкәненә ун көн вакыт узса да, аңа кадәр чиләкләп койган яңгырлар, соңгы атнадагы янә явымлы һава торышы эшне тулы куәтенә алып баруга комачаулык итә.
Кояшлы көннәр көтеп кул кушырып утырырга ярамаганлыгын, мондый җаваплы чорда һәр сәгать кенә түгел, һәр минутның кадерен белергә кирәклеген җитәкчелек тә, авыл хезмәтчәннәре дә яхшы аңлый.
– Быел бөртеклеләр уңышы мул дип сөенәбез. Бүгенге көндә район буенча көзге арышның һәр гектарыннан 25,5 центнер уңыш чыга. Бу – соңгы еллар белән чагыштырганда, рекордлы сан. Дөрес, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә күрсәткечләр түбәнрәк. Ә менә “Наҗар“ хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлардан беренче булып уракка төшкән Салагыштан Марат Мөхәммәдиев һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш алалар. Агрофирманың да күп кенә басулары бик өметле күренәләр, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.
Уракны оешкан төстә башкару, югалтуларга юл куймыйча үзвакытында төгәлләү өчен агрофирма җитәкчелеге быел да ике төркемгә бүленеп эшләү ысулыннан файдалана. Әйтик, Исәнбайның алты комбайнчысы I филиал басуларында бөртеклеләр суксалар, калган ун комбайн IV филиал кырларында хезмәт куя. Әлеге чит ил кыр корабларының күбесен Биектау һәм Көчек механизаторлары иярли.
– Болай төркемләп эшләүнең уңайлылыгын узган ел ук тойган идек. Ягулык-майлау материаллары, запас частьлар белән тәэмин итү буенча тоткарлыклар булдырмас өчен бу юл бик җайлы. Аннан комбайнчылар бер басуда бер команда булып эшлиләр, – ди Дилүс Гаскәрович.
Уракның беренче көннәрендә ашлык ташу буенча бераз проблемалар туган булса да, хәзер алар җайга салынган инде. Ашлыкның бер өлеше Чаллы элеваторына озатыла. Әгерҗе икмәк кабул итү пункты да көн саен 250-300 тонна бөртеклеләр кабул итә. Агрофирма һәм “Наҗар“да берничә ел инде юеш ашлыкны издереп консервлау ысулын уңышлы кулланалар.
– Дөрес, районда ашлык киптерү агрегатлары булмау эшкә аяк чала. Шуңа күрә без уңышлы эшләүче хуҗалыклар һәм фермерларга “сушилка“лар алырга тәкъдим итәбез, – ди Дилүс Гатауллин.
Мондый ашлык киптерү җайланмасын быел районда беренчеләрдән булып Азево фермеры Рамил Исмәгыйлев алган. Бу турыда газетаның алдагы саннарында укырсыз.
Иж-Бәйки басуларында эшләүче комбайнчылар янында без дә булдык. Агрофирма ширкәте директорының җитештерү буенча урынбасары Илнар Гыйззәтуллин җитәкчелегендә эшләүче механизаторлар белән аралашып, урып-җыюның барышы белән кызыксындык.
– Соңгы елларда күрелмәгән уңыш быел, – дип сөенә райондагы иң тәҗрибәле комбайнчыларының берсе Владимир Красильников. – Әмма кайбер басуларда ашлыкның егылган булуы гына кәефне төшерә. Шуңа күрә ашыкмыйча, сыйфатлы итеп эшләргә тырышабыз.
Владимир – комбайнчы уллар тәрбияләгән әти. Ике комбайнчы улы Ватан алдындагы бурычларын үтәгәнлектән, быел төпчек малае Никита белән эшли.
– Аның да, минем дә кәеф күтәренке. Күңел биреп эшләү – үзе бер бәхет ул, – ди Владимир.
Аны да, авылдашы Анатолий Трефиловны да комбайнчылар үзара “безнең вожаклар“ дип йөртәләр икән. Утыз елга якын комбайн штурвалын иярләүче бу җир уллары, чынлап та, берничә буын комбайнчылар тәрбияләп, һәрчак тәҗрибәләре белән уртаклашып, кирәк булганда ярдәм кулы сузып эшлиләр.
– Урып-җыю кампаниясе башланганны түземсезлек белән көтеп алдык. Улым Евгений – ярдәмчем. 8 сыйныфта укучы оныгым Артем да, һәр көнне безнең янга килеп, эш серләренә өйрәнә, – ди Анатолий Анатольевич.
– Быел агрофирма игенчеләре алдында җиде мең гектарда көзге культуралар суктыру бурычы тора. Ә барлыгы бөртеклеләр – 16 мең гектардан артык. Иң башта ашлык егылган, уңышы начаррак булган басулардан бөртеклеләрне җыеп алу бурычын итеп куйдык. Көннәр кояшлы һәм коры булганда башаклар бөртеклеләрдән тулып торган кырларга чыгачакбыз, – ди Илнар Гыйззәтуллин.
Фото: архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев