Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Әгерҗенең иң яхшы комбайнчыларына бозаулар тапшырылды

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Радик Мәүлиев урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләргә вәгъдә биргән иде.

Бу атнада иң күп бөртеклеләр суктырган өч комбайнчыга тере бүләк – бозаулар тапшырылды.

Быелгы урак вакытында 2063 тонна ашлык суктырып район күләмендә беренче урын яулаган Тирсә комбайнчысы Илнар Садыйков 400 килолы бозауга лаек булды. Икенче урында – 1821 тонна ашлык җыйган Биектау егете Алексей Красильников. Аңа 350 килолы бозау тапшырылды. 1718 тонна бөртеклеләр суктырып өченче урын алган Көчектән Нияз Хуҗинга бүләккә 300 килолы бозау бирелде. Радик Рәшитович комбайнчыларга олы хөрмәтен белдерде.

  • Яшь кенә булуыгызга карамастан, чын җир уллары булганыгыз, кызу һәм һәр минут кадерле чорда көнне төнгә ялгап эшләгәнегез, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алуда зур тырышлык куйганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, – диде ул егетләрнең кулларын кысып. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев