Игенчеләрне салкыннарның яңадан кабатлану мөмкинлеге борчый
«Уҗымнар әлегә исән-сау, ләкин алда җылыларны һәм суыкларны үткәреп җибәрәсебез бар»
Язгы кыр эшләренә чыгарга әле иртәрәк булса да, оештыру мәшәкатьләре белән йөри башладылар инде. Хәзер машина-трактор паркларында каккан-суккан, дөбердәгән һәм дөбердәткән тавышлар, техника гөрелтесе ишетелгән, һавада солярка исе «очып» йөргән көннәр. Идарә башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре ашлама, орлык, ягулык, техника юнәтү, төзекләндерү эшләре белән чабуласа, механизаторларның күңеле инде күптәннән кырда.
«Көннәрнең җылытуына сөенмибез. Киресенчә, аннан соң кабаттан әйләнеп килү ихтималы булган суыкларны сагаеп көтәбез», – ди Тәтеш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Садриев.
«Кичә егетләр чираттагы тапкыр уҗымнарның хәлен белешеп алдылар. Якынча 2 проценты һәлак булган. Гомумән алганда, кышны яхшы хәлдә чыктылар. Атна ахырында яңгырлар, аннан соң җылы һава торышы китә, диләр. Безне суыкларның кабат әйләнеп кайтуы бик борчый. Уҗымнар өчен шунысы бик начар булачак. Ләкин бу инде бездән тормый. Аллаһы Тәгалә ни бирә, шуның белән эшләргә туры киләчәк», – диде ул.
Җитәкче сүзләренчә, бүген районда барлык техника да әзер. Бүгеннән эшкә тотынырга була, тик шулай да ашыгырга ярамый – һәр эшнең үз җае бар.
«Күршеләребез – буалылар – уҗымнарны тукландыруга керешкән, дигән хәбәрләр килеп иреште. Ләкин, миңа калса, бу эшләр өчен иртәрәк әле. Чөнки сулар белән туфрак өстеннән агып төшеп китеп, ашлама эчкә кадәр үтеп кермәскә мөмкин. Ә гомумән алганда, бездә ашламалар, орлыклар белән дә авырлык юк. Хуҗалыклар акрынлап ашлама ташый. Шикәр чөгендереннән кала, барлык орлыклар да әзер, тикшерелгән. Тамыразыкның орлыгын чит илдән кайтаралар. Рәмис Хатыйпович (Рәмис Сафиуллов – Тәтеш районы башлыгы) һәрвакыт даимилек яклы, шуңа күрә бөртеклеләрнең мәйданнарын киметмибез. Узган ел безнең район шикәр чөгендере буенча мөмкинлекләре яхшы булуын күрсәтте», – диде Ирек Садриев.
Узган атна ахырында авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Чүпрәле районын бик зур корылык кичерүче район буларак атап узган иде. Аларның да хәлен белешеп алдык.
«Безнең кырлар кап-кара, бозлы, бер бөртек кар калмады диярлек. Урыны-урыны белән аз гына күренә. Әлегә яз матур түгел», – диде районның Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Хәлитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев