Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Икмәк чыгышы буенча алдынгы һәм артта баручы районнар билгеле – исемлек

“Татарстанның 10 районы бер гектар мәйданнан 30 центнердан артыграк уңыш җыйды”, - ди Илдус Габдрахманов.

(Казан, 18 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда бер гектар мәйданнан чыккан уңыш күләме буенча лидер һәм аутсайдер районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

“Республика басуларыннан уртача 26 центнеруңыш чыкса, 10 район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә - Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә - Актаныш. Һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна. Бу – район тарихында беренче тапкыр шундый зур уңыш. Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары”, - диде урынбасар.

Илдус Габдрахманов республикада эшләүче эре инвесторлар турында да сөйләп үтте.

“Сервис-агро” да уңыш чыгышы - 37 центнердан артык, “Агросила”да - 33,1, “Кызыл Шәрык” җәмгыяте дә 30ның өске ягында”, - диде ул.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, республиканың потенциалы җитәрлек. Тик шул ук вакытта уңыш күләме аз чыккан районнар да бар.

“Әгерҗе районында бер гектар мәйданнан 16, 2 центнер бөртеклеләр суктырылды. Чагыштырып карасак, Зәйдә – 37 центнер. Бу ике районны картадан карасаң, аралары да якын шикелле. Әмма Әгерҗедә туфрак та икенчерәк, һава шартлары да кырысрак булды. Бөгелмәдә  - 19 ц/га, Алабугада – 20 ц/га, Әлмәттә - 20,8 ц/га. Бу районнар республика потенциалын кирәк кадәр күләмдә ачып бетерергә мөмкинлек бирми”, - диде Илдус Габдрахманов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/18/171764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев