Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Илфат–Любовь Ямалиевлар хуҗалыгында пони барлыкка килгән

Ризыкка да талымсыз икән үзе

Исәнбайда күп еллар атлар асрау белән шөгыльләнүче Илфат–Любовь ЯМАЛИЕВлар хуҗалыгында күптән түгел кечкенә ат – пони барлыкка килгән. 

–    Өч оныгыбыз – Тимур, Илназ, Әмир авылга кайткач атлар янында булырга яраталар. Үзләренә бер шөгыль булыр, тәрбияләргә дә өйрәнерләр, атланып та йөрерләр дип пони сатып алырга булдык, – ди Илфат Ильяс улы. 

Бер ай элек пони, әнә шулай, яңа хуҗаларга кайткан. Беренче көнне үк атларга ияләшкән, хәтта аларны үз артыннан ияртеп йөрүче хайванга исемне дә җисеменә туры килгәнне сайлаганнар. Атлар янында Вожак үзен чын хуҗа кебек тота диләр. Ризыкка да талымсыз икән үзе. Солы, яшелчә ярата, печән, сенаж ашый, су эчә, диләр хуҗалар.  

Пони кайтканнан бирле Ямалиевлар хуҗалыгыннан халык та өзелеп тормый. Биредә, чын мәгънәсендә, мини-зоопарк. Олысы-кечесе кечкенә атны карарга киләләр. 

–    Пони бигрәк тә балаларга ошый, хәтта атланып йөрергә теләкләре барлыкларын да әйтәләр, –  ди Любовь. 
Бу хыяллары чынга ашар балаларның. Чөнки хуҗалар понилар санын арттыру теләге белән яналар. Аларны әзерләп Сабан туена чабышка чыгару уе барлыкларын да әйттеләр. Әлбәттә, җайдаклары Исәнбай малайлары һәм оныкларым булачак, ди Илфат Ильяс улы.

Сүз уңаеннан: Исәнбайда пони асраучылар саны арта бара. Күптән түгел яшь гаилә Рамил–Гөлнара Мөхәммәдиевлар да кечкенә ат сатып алганнар. Уллары

Ризван белән Рәхим аңа атланып йөрергә дә өйрәнгәннәр инде. Алар да үзләренең яраткан хайваннары белән Ямалиевлар хуҗалыгындагы пони янына еш киләләр икән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев