Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кадыбаш механизаторы утызынчы сезон чәчү кампаниясендә катнашырга әзерләнә

“Кадыбаш“ бүлекчәсендәге машина-трактор паркына куелган техника бүген басу-кырларга чыгып китәргә әзер. Техника да, чәчү һәм тагылма агрегатлар да төзекләндереп беткән.  

Дөрес, күп кенә тракорлар да, йөк машиналары да иске. Алар узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле хезмәт күрсәтәләр. Әмма нишлисең, шуларны төзекләндереп, кирәк икән «ямап» булса да тырышалар инде авыл агайлары. Әнә, Ринат Якупов та утызынчы тапкыр чәчү кампаниясендә катнашырга әзерләнә быел. Тракторы да ул эшли башлаган елларда ук кайткан булган.

Ел әйләнәсе шушы тимер атымда эшлим. Бөртеклеләрне чәчкәч, печән хәзерләү, урып-җыю чорында салам кысу башлана. Басуда эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора, ди ул. – Техника гына сынатмасын. Шуңа күрә җаваплы чорга кадәр мин аны, кем әйтмешли, ялап куям. Чәчкечне ремонтлап бетердек инде. Бу көннәрдә тракторны төзекләндерәм, – ди авыл уңганы.

Аның кебек дистәләгән механизатор ал-ялны белми ремонт эшендә бүген. Хезмәт хакы буенча тоткарлык булса да, зарлануны белми авыл кешесе. Кендеге җиргә береккән Кадыбаш механизаторлары «җирне буш калдырып булмый. Безнең алда 2800 гектар мәйданга язгы культуралар чәчү бурычы тора», диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев