Көчек авылыннан Раил Галиуллин үзләренең пай җирләрендә күпьеллык үлән һәм ашлык үстерә
Чыгым тотмый, көч түкми уңышка ирешеп булмый
Раил ГАЛИУЛЛИН басуларында шушы көннәрдә генә ныклап эш кайный башлаган. “Ходай быел игенчелек белән шөгыльләнүчеләрне янә сыный. Көннәр салкын булды, яңгыр да мул яуды, шуңа күрә эш башлаганчы җиде кат уйларга туры килде. Бөртекле культураларны чәчәргә соңга калдык дип борчылмыйм, чөнки безнең мәйданнар зур түгел”, – ди ул.
Галиуллиннарның үзләренең, әти-әнисенең, мәрхүм бертуганы Рауфан гаиләсенең пай җирләрен алып, анда күпьеллык үлән һәм бөртекле культуралар үстерә башлаганнарына 17 еллап инде. Бүгенге көндә ике тракторлары, йөк машиналары бар. Җир эшкәртү, печән хәзерләү өчен бөтен төр агрегатны сатып алганнар.
Үзләренең комбайны да булган. Аннан урып-җыю сезонында гына файдаланганлыктан сатып җибәргәннәр. Бу яклап урак вакытында авылдашлары Фәнил Шәехов ярдәмгә килә. Үз кырларыннан алтын бөртекләрне җыеп алганнан соң, аның кыр кораблары Галиуллиннарның басуына күчә.
Һәрвакыттагыча, Раил быел да чәчү эшенә ныклап әзерләнгән. Күп еллар инде чәчүлек орлыкны ышанычлы фермердан сатып ала. Ашламаны да җитәрлек күләмдә хәстәрләгән.
– Ашлаган җирдә генә иген уңганлыгы беркемгә дә сер түгел. Безне ашламасыз җиргә орлык ташлама, дип тә өйрәттеләр. Язгы кыр эшләрен күп чыгымнар тотмыйча, күп көч түкмичә генә башкарып чыгып булмый, – ди Раил.
Чәчүлек мәйданнарын апрель ахыры-май башында ук әзерләп куйганнар. Орлык, ашлама төягән техника да – басу түрендә. Ходайга тапшырып, алтын бөртекләрне җир куенына иңдерә башлаганнар.
– Чәчү вакытында авылдашым Айдар Минһаҗев зур ярдәм күрсәтә. Тракторны үзем иярлим, ә ул чәчүче вазифасын башкара. Күп еллар килешеп эшлибез, – ди Раил.
Ә печән хәзерләгәндә әтисе Наил, Рауфанның буй җиткән уллары Рөстәм һәм Дәниф белән бергәләп эшлиләр. Чөнки печәнне дә санаулы көннәрдә чабып, җыеп, урнаштырып кую мөһим.
Шунысын да әйтергә кирәк, әзерләгән печәнне дә, үстергән ашлыкны да ике хуҗалыкка бүләләр. Чөнки Рауфанның хатыны Фәридә дә, Раилләр үзләре дә мөгезле эре терлекне күп асрыйлар.
– Әткәйләр белән бергә өч гаилә гомергә бербөтен булып яшибез. Шуңа күрә барысы да уртак безнең, – ди Раил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев