Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Лейкоз темасы бүген дә актуаль

Соңгы елларда Россиядә дуңгызларның африка чумасы, кош гриппы, мөгезле эре терлектә нодуляр дерматит, бруцеллез кебек йогышлы авырулар буенча эпизоотик хәл киеренке булып кала бирә.

Ветеринария берләшмәсенә күрше Башкортостаннан атларда, сарыкларда бруцеллез авыруы табылуы турында мәгълүмат ешрак килә башлады. Февраль уртасында Әлнәш районыннан йортсыз песидә котыру очрагы ачыклануы турында хәбәр алынды.

Ә безнең районда, республикада кебек үк, актуаль тема булып мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авыруы кала бирә. Терлектәге авыруны вакытында ачыклап, чирле һәм әлеге вирусны йөртүче маллардан вакытында котылганда гына көтүне савыктыруга өмет итәргә мөмкин.

Бүгенге көнгә бу яклап Тирсә, Кодаш, Иж-Бубый, Яңа Бәзәкә, Көчек, Кырынды, Шаршады, Красный бор, Салагыш кебек авыл җирлекләрендә хәл һаман катлаулы булып кала. Лаборатор күзәтүләр авыру һәм йогышлы чир йөртүче малларның иткә вакытында тапшырылмавын күрсәтә.

Шуңа күрә лейкоз буенча нинди профилактика чаралары уздырылырга тиешлеген тагын бер искәртәсе килә:

  • сыерларның, 6 айдан алып тана бозауларның  язын һәм көзен канын тикшерү,
  • авыру һәм вирус йөртүче терлекләрне иткә вакытында тапшыру,
  • вирус йөртүче малларны сәламәтләреннән аерым тоту.

Вирус йоктырган  терекләрнең сөтен һәм сөт ризыкларын сату тыела. Сөтне кайнатып кына кулланырга рөхсәт ителә.

Сүз уңаеннан: Татарстан Республикасы бюджетыннан шәхси хуҗалык башлыкларына таналар алуга киткән чыгымнарның бер өлешен каплау тәртибе үзгәрде.

ТР Министрлар кабинеты Карары нигезендә лейкоз авырулы, лейкоз вирусы йөртүче сыерны мал чалу пуктына йә ит комбинатына тапшырып, тана алган очракта шәхси хуҗалык башлыкларына өстәмә рәвештә 10 мең сум субсидия бирелә.

Апрель аеннан шәхси хуҗалыкларда язгы профилактик чаралар башлана. Лейкоз, бруцеллезга кан алу башкарылачак, туберкулезга диагностика тикшерүе уздырылачак, нодуляр дерматитка, себер түләмәсенә, котыру чиренә, тире асты кигәвененә каршы вакцинация ясалачак. Әлеге чараларга җитди каравыгызны үтенәбез.

Сораулар булса, ветеринария берләшмәсенә түбәндәге телефоннар буенча шалтырата аласыз: 24613, 24642.

Ольга АКУЛОВА,

Әгерҗе ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев