Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Мондый ашлык киптергеч – районда беренче

Аны күрергә җитәкчеләр җыелды

7 августта Азево эшмәкәре Рамил ИСМӘГЫЙЛЕВның амбар территориясенә яңа ашлык киптергеч урнаштырдылар. Быелгы урак башланганчы, яңа амбарларны да өлгерткәннәр. 

– Узган ел янгын чыгып, амбарлар янып беткәнлектән, яңаларын салырга туры килде. Барлык шартларына туры китереп төзергә тырыштык. Яңа амбарга ашлыкны да тиешле таләпләренә туры китереп, ягъни ныклап киптереп саклауга куярга ниятләдек, – ди Рамил. – Дөресен әйтергә кирәк,  урып-җыю вакыты җитсә, төн йокылары кача. Чөнки күп чакта мул уңышны җыеп алуга яңгырлы һава торышы аяк чала. Күпме тир түгеп, чыгымнар чыгарып үстергән бөртеклеләрне югалтасы килми бит. Җыеп алгач та “янмасмы” дип күпме борчыласың. Ашлык киптергечне алыр алдыннан мин бик озак уйландым, исәпләдем, санадым. “Җиде кат үлчәгәннән” соң алырга кирәк дигән фикергә килдем. Чөнки кипкән ашлыкның товарлылыгы беркайчан да югалмый.

Ашлык киптергечне дә озак сайлаган эшмәкәр. 

–    Махсус Норлатка да барып кайттым. Чөнки анда да нәкъ шушы ашлык киптергечне урнаштырганнар иде. Аның ничек эшләвен үз күзләрем белән күргәннән соң  гына тиешле карар кабул ителде, – ди ул. 

–    Рамил Салиховичның кайгыртучан эшмәкәр икәнен, хуҗалыкның алдагы көне турында да кайгыртуын шушы гамәле дә ачык күрсәтә, – диде әлеге көнне эшмәкәрнең хуҗалыгы белән танышып йөргән район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев. 

Бу көнне бирегә шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы  Дилүс Гатауллин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов һәм башка авыл хуҗалыгы белгечләре дә килгәннәр иде. 

–    Безнең районда бер генә хуҗалыкта да мондый заманча егәрлекле ашлык киптергеч юк иде әле. Дөрес, бәясе арзан түгел: өч  миллион ярым. Шуңа күрә без Рамилгә “60/40” дәүләт программасында катнашырга киңәш итәбез. Ашлык киптергечне сатып алуга киткән чыгымның бер өлешен генә кайтара алса да бик зур ярдәм бит, – диде Дилүс Гатауллин. 

Бу көнне җитәкчеләр  заманча ашлык киптергечнең беренче олауларны киптерүен дә күзәттеләр. 

–    Әлегә ашлык алай юеш димәс идем. Нигездә, 16-16,5 процент тәшкил итә. Саклауга куяр өчен 14,5 процент бик кулай. Әмма уракка төштек кенә бит әле. Алда нинди һава торышы көтәчәген әлегә әйтеп булмый, – ди Рамил.  

Аннан җитәкчеләр эшмәкәрнең басуларын карадылар. 

–    Иген кырларына карап, күңел сөенә. Алар да Рамил Салиховичның чын җир хуҗасы икәнлеген раслап тора. Теләк бер генә: булганны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, – дип теләде Азат Рөстәм улы. 

Эшмәкәрнең чәчүлек мәйданнары 800 гектардан артык тәшкил итә.  Быелгы урып-җыю чорында  шуларның 761 гектарыннан бөртеклеләрне җыеп алырга кирәк. 
–    Уңыш яхшы быел, шөкер. Ничә центнер икәнлеге әлегә сер булып калсын, – диде эшмәкәр. 

Без Исмәгыйлевлар хуҗалыгындагы уңышның районда иң яхшылардан икәнлегенә шикләнмибез дә. Чөнки Рамил Исмәгыйлев– чын-чынлап җир кадерен белүче, аны эшкәртүгә, ашлауга тиешле игътибар бирүче эшмәкәрләрнең берсе ул.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев