Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Нәүрүз“ ширкәте хезмәтчәннәре Уразай басуында бәрәңге утыртуны төгәлләделәр

Ул быел 150 гектарда утыртылган

Соңгы көннәрдә явым-төшемсез аномаль эссе һава торышы саклану авыл хезмәтчәннәрен дә сагайтырга мәҗбүр итте. “Нәүрүз“ ширкәтенең “Уразай“ бүлекчәсе кырларына икенче икмәк утыртучылар да үзалларына “дым барында өлгерик“ дигән максат куеп көнне төнгә ялгап эшләделәр. Нәтиҗәдә, алар бәрәңге утыртуны унбер көн эчендә тәмамлый алдылар. 

–    Икенче икмәкне утыртуны кыска срокларда төгәлләү, беренчедән, һава торышына бәйле булса, икенчедән, алдан ныклы әзерлек эшләре алып бару нәтиҗәсе, – ди бүлекчәнең баш агрономы Рифат Халматов. 

Болар – техниканың төзеклеге, эшче көчләр белән тәэмин ителү, орлык бәрәңгесен әзерләү, ашлама, химик препаратлар белән бернинди кытлык булмау.  

Соңгы елларда бүлекчәдә икенче икмәк 150 гектар мәйданда утыртыла. Быел өч төрле сортка өстенлек биргәннәр. Иң күп – 105 гектар мәйданны “Ароза“ сорты алып тора. 39 гектарда “Крона“ сорты утыртылган. 

Калган 6 гектарда “Зекура“ яңа сорт бәрәңге үсәчәк. Әлеге элиталы орлык бәрәңгесен 20 тонна Самарадан ук кайтартканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев