Радик абый Әхмәтов: “Җәйрәп яткан иген кырларында эшләве бик рәхәт“
Көчек авылында туып-үскән Радик кечкенәдән җиргә һәм техникага гашыйк
Көчек авылы комбайнчысы Радик абый ӘХМӘТОВ лаеклы ялга чыккач та ун ел дәвамында урып-җыю чорында яшьләрдән калышмый хезмәт куя. Эштән туктаганына өч ел узса да, урак вакытында яшь хезмәттәшләре янына басуга килмичә түзә алмый. Быелгы урак – ветеран комбайнчы өчен илленчесе.
“Элек тә кайбер өлкән буын комбайнчылар арасында лаеклы ялга чыккач бер генә сезон эшлим дә туктыйм“, дия-дия гомер көзләренә җитүчеләр бар иде. Аларга карап ничек түзәләр икән дип шаккатканым истә. Эш шартлары да хәзерге кебек түгел бит әле. Үземә дә “җитте“ дия-дия 73 яшемне куып киләм“, – дип елмая Көчек авылының ветеран комбайнчысы Радик ага ӘХМӘТОВ.
КЕЧКЕНӘДӘН ҖИРГӘ ГАШЫЙК
Көчек авылында туып-үскән Радик кечкенәдән җиргә һәм техникага гашыйк. Шулай булмаса, 8 сыйныфны тәмамлауга Арчага тракторчылар әзерли торган училищега укырга китмәс иде. 1967 елда аны тәмамлауга туган авылына кайта. 18 яшьтә генә булса да шул вакытта ук бар тормышы авыл икәнлеген аңлый.
– Мин иярләгән иң беренче техника – ДТ-54 тракторы. Совет заманындагы иң куәтле тимер ат ул. Училищеда теория нигезләрен яхшы өйрәтү эш башлаганда бик сизелде. Трактор иярләү серенә тиз төшендем. Язын-көзен җир эшкәрттем, кыш буе урман, салам ташыдым, – ди Радик абый.
Аннан шоферлар курсын тәмамлый... Әмма тракторын ташламый. Урып-җыю чорында комбайн иярләргә тәкъдим иткәч тә язын 30 ел җир сөрүдә эшли.
ГАДИДӘН – КАТЛАУЛЫГА
Ә кыр кораблары турында сөйли башласа, Радик абыйның йөзенә елмаю куна. Хәтта кабинасыз СК-4 комбайнында эшләгән вакытларын да сагынуын яшерми ул.
– Колхозның алдынгы комбайнчысы Фринил Камалиевның ярдәмчесе булып эшли башладым. Күз алдына китерегез: алда җәйрәп яткан иген кыры... Комбайн акрын гына ашлыкны суктырып бара. Көнгә якынча 20-25 гектар мәйданнан бөртеклеләр җыябыз. Өйгә күзләр һәм тешләр генә ялтырап кайта иде, – дип сөйли Радик ага.
Шул елларда ук колхозда алдынгы урыннарга күтәрелә ул.
“Сибиряк“, “Колос“, “Нива“ комбайннарын иярләгәндә дә сынатмый. Һәр урып-җыю чорына кыр корабын сәгать кебек эшләрлек итеп төзекләндерә. Үзе дә уракка һәрвакыт күтәренке кәефтә төшә.
– Минем дәртләнеп эшләвемнең бер сәбәбе – өйдә тынычлык булу. Хатыным Фәнилә кояш белән торып чыгып киткәндә елмаеп, хәерле эш көне теләп озатып калды. Тәүлекнең кайсы вакытында кайтып керсәм дә кайнар ашы белән каршы алды, – ди Радик абый.
Алдынгы комбайнчы уллары Раил белән Ринатны да, оныгы Руфатны да башта ярдәмчеләре итеп эшкә өйрәтсә, үсә төшкәч уллары үзләре кыр корабларын иярли башлыйлар. Берничә ел әтиле-уллы Әхмәтовлар колхоз кырларын өч комбайнда иңлиләр.
– Иң рәхәт чаклар булган икән ул. Улларың янәшәсендә остаз булып эшләве генә дә нинди зур горурлык! – ди Радик абый.
Заманалар үзгәрә... Районга инвестор булып “Ак барс“ агрофирмасы килгәннән соң 2007 елда тәҗрибәле комбайнчыга чит ил кыр корабын ышанып тапшыралар.
Әнә шулай, гади генә комбайннан бар уңайлыклары булган, автоматлаштырылган зур егәрлекле кыр корабына күчә ул.
Тулы материал газетабызнын җомга санында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев