Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы хәзерләү бара

Авыл хезмәтчәннәре алдында 4500 тонна печән, 38 мең тонна сенаж, 42 мең тонна силос хәзерләү бурычы тора

Район хуҗалыкларында язгы культураларны чәчү төгәлләнгәнгә әле ун көнләп кенә вакыт узды. Авыл хезмәтчәннәре тын алырга да өлгермәделәр, алар өчен янә җаваплы чор башланды. Ул – терлек азыгы хәзерләү.

Бер генә ел да үткәненә охшап килми, диләр авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре. Узган ел май аеннан башлап көзгә кадәр туфракны туендырырдай яңгырлар булмау аркасында терлекләргә кыш чыгарлык запас хәзерләү күп чыгым һәм көч таләп итте. Шулай да авыл хезмәтчәннәре сынатмадылар. Һәр хуҗалык үзенә җитәрлек, хәтта артыгы белән терлек азыгы хәзерли алды. 

–    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да соңгы елларда эре һәм фермерлык хуҗалыкларында гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да 1,5-2 еллык запас хәзерләүне бурыч итеп куя. Авыл хезмәтчәннәре үзләре дә запаслы булсаң гына тыныч йоклап булганлыгын яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә соңгы елларда районда күпьеллык үлән чәчелгән мәйданнар гына түгел, юл, елга буйлары, сазлыклы урыннар да чабыла. Узган корылык елында да терлек азыгы запас белән хәзерләнгән икән, бу – шуның да нәтиҗәсе, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Айдар Зарипов. 

Бүгенгә район хуҗалыкларында узган елдан калган 902 тонна печән, 9165 тонна сенаж, 7275 тонна силос запасы бар икән, бу да – шуңа бер дәлил. 

Хәзерге вакытта районның авыл хуҗалыгы тармагында 5450 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бу, узган елга караганда, якынча йөз башка күбрәк. Димәк, кышлык запасны да тагын да артыграк итеп әзерләргә кирәк! Авыл хезмәтчәннәре алдында 4500 тонна печән, 38 мең тонна сенаж, 42 мең тонна силос хәзерләү бурычы тора. Бу – бер шартлы баш терлеккә 40,1 центнер азык берәмлеге дигән сүз. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев